news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төмәндә Ильясовлар һәм Тимкановлар нәселенең укытучылык стажы 300 елдан арткан

Бүгенге көндә укытучылар династиясен лаеклы рәвештә кызлары дәвам итә.

(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ»). Төмән татарларының «Яңарыш» сайтында Рәүфә Кангазинаның Ильясовлар һәм Тимкановлар укытучылар династиясе турында мәкаләсен тәкъдим итәбез.

Ильясовлар һәм Тимкановлар гаиләсенең педагогик династиясе Төмән өлкәсенең Вагай районы территориясендә мәгариф үсешенә зур өлеш керткән төп династия булып санала. Бу гаиләләрнең гомуми педагогик стажлары 300 елдан артык.

Бу династиягә нигез салучы Рамазан Ильясов элекке Байкалово районына кергән Кәеш авылында балаларга дини белем биргән. Кызганычка каршы, гаилә архивында аның турында тулырак мәгълүмат сакланмаган.

Династиянең иң күренекле өлкән буын вәкилләренең берсе булып Әбәйдулла Хөсәен улы Ильясов санала. Ул Тубыл районы, Күкрәнде авылында туа. Алар гаиләсендә зурларны хөрмәт итү, тәртипле булу, хезмәт ярату, бер-береңә ярдәм күрсәтү кебек сыйфатлар беренче урында тора. Әбәйдулла Хөсәен улы авыл җидееллык мәктәбен тәмамлаганнан соң, туган мәктәбендә балаларга тарих һәм география фәннәрен укыта, аннары гына Тубыл педучилищесын һәм укытучылар институтын тәмамлый.

Тик Бөек Ватан сугышы башлангач, укытучылык вазифасын ташлап, фронтка китә. 364 укчы дивизия составында ул Ленинград шәһәрендә «Тормыш юлын» саклый. Ике ел дошман пулясы Әбәйдулла Хөсәен улын читләтеп үтә. Әмма 1944 елда барган каты сугышларның берсендә яраланып, ул Баку шәһәренә госпитальгә озатыла.

1945 елның март аенда демобилизацияләнеп, туган авылына кайта. Биредә бөтен көчен һәм тырышлыгын хезмәткә, җәмәгать эшенә бирә. 38 ел балаларны укыта. Вакытлар узу белән аның «Ленинградны саклаган өчен», «Германияне җиңгән өчен» сугышчан медальләренә «Хезмәт батырлыгы өчен», «Хезмәт ветераны» һәм күптөрле юбилейлы медальләр дә өстәлә. Әбәйдулла Хөсәен улы 1992 елның декабрь аенда вафат була.

Әбәйдулла Хөсәен улының тормыш иптәше, коллегасы, алыштыргысыз фикердәше Мәстүрә Җәләлетдин кызы Ильясова шулай ук 30 елдан артык укучыларга башлангыч белем бирде. Ул 1925 елда Яркәү районы, Кече Биктәр авылында күп балалы гаиләдә, 4 нче бала булып туа.

1930 елның көзендә Җәләлетдин мулла гаиләсен раскулачить итеп, Тубыл төрмәсенә озаталар. Тиздән әнисе авырып үлеп китә, 24 яшьлек абыйсын «халык дошманы» дип кулга алалар, ул Воркута шәһәрендә вафат була. Аннары аны олы абыйсы үз янына, Салехард шәһәренә алып кайта.

1934 елда Мәстүрә Җәләлетдин кызы 1 сыйныфка укырга керә. 4-7 сыйныфларны ул Байкалово районы, Торбы җидееллык мәктәбендә укый. Авыр тормыш, кыерсыту, түбәнсетүләргә бирешмичә, тырыш, зирәк кыз балачактан укытучы булырга хыяллана. Тубыл педагогия училищесына укырга кереп, 1944 елда уку йортын уңышлы тәмамлагач, Акманай, Алга, Биктәр, Сәет башлангыч мәктәпләрендә укытучы булып эшли.

1948 елдан башлап Мәстүрә Җәләлетдин кызы Күкрәнде җидееллык мәктәбендә рус теле һәм биология дәресләрен укыта, соңыннан үз белгечлеге буенча эшли. 1951 елда коллегасы Әбәйдулла Хөсәен улы белән гаилә корып, 41 ел бергә тату яшәп, 2 кыз — Әлфридә белән Маһинурны үстерәләр. Мәстүрә Җәләлетдин кызы 2014 елның 9 маенда 89 яшендә вафат була.

Әбәйдулла Хөсәен улының сеңлесе Хәкимә Ильясова-Тимканова 1942 елда Тубыл педагогия училищесын тәмамлап, юллама буенча Күкрәнде, аннары Вагай районы, Олы һәм Кече Кундан авылы мәктәпләрендә эшли. Сәләтле укытучының тормыш юлы кыска булып, ул укучыларының күңелендә кешелеклелеге, белемлелеге белән тирән эз калдырып, 35 яшендә генә үлеп китә.

Аның тормыш иптәше Зиннур Җамал улы Тимканов та гомерен яшүсмерләрне тәрбияләү һәм белем бирүгә багышлады. Зиннур Җамал улы энесе Мәхмүт белән Тубыл татар педагогия училищесын уңышлы тәмамлыйлар.

Укытучы һәм сугыш. Бу ике төшенчә арасында нинди охшашлык булырга тиеш соң, диярсең дә, әмма дәһшәтле 1941 елны бу ике укытучы кулларына корал алып, илебезне, якыннарын, укучыларын фашистлар тырнагыннан коткарып калыр өчен, фронтка китәләр. Зиннур Җамал улы 1 нче Украина фронты белән бөтен Европаны әйләнеп чыга. Ул танк армиясенең 10 гвардия ирекле танк корпусының 359 гвардия зенит артиллерия полкының элемтәчесе була.

Сугыш кырында күрсәткән кыюлыгы өчен «Кызыл Йолдыз», 2 нче дәрәҗәдәге «Бөек Ватан сугышы» орденнары, «Батырлык өчен» һәм башка медаль, хәрби билгеләр белән бүләкләнә. Сугыштан исән-сау кайткач, укытучылык хезмәтен дәвам итә.

20 ел Олы Кундан башлангыч мәктәбен җитәкли, лаеклы ялга чыгар алдыннан Вагай районы, Юрмы җидееллык мәктәбендә укыта. Ул 1956 елда Тубыл укытучылар институтын тәмамлый, бераздан Төмән педагогия институтының тарих факультетында белемен чарлый.

Мәхмүт Җамал улы хатыны Хәлилә Аппас кызы белән элекке Байкалово районына кергән Ләчек авылында лаеклы ялга чыкканчы яшәп, балаларга башлангыч белем бирделәр.

Хәзерге буын династиясенә немец теле укытучысы Мөнир Зиннур улы Тимканов карый. Ул 1969 елда Тубыл педагогия институтының филология факультетын уңышлы тәмамлый. Армия хезмәтенә хәтле Вагай районы, Усак сигезьеллык мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты дәресләрен укыта.

1971-1988 нче елларда Юрмы мәктәбендә укучыларга немец теле, тарих, география, Совет дәүләте һәм хокук нигезләре фәннәреннән белем бирә. 1989-2015 елларда ул Первомайка урта мәктәбендә немец телен укыта. 51 ел педагогик стаж булдырып, хезмәт ветераны исемен алып лаеклы ялга чыга.

«Иң яхшы класс җитәкчесе», «Немец теле дәресләрен әле дә хәтерлим һәм текстларны бик тиз тәрҗемә итәм», «дәресләр бик кызыклы, мавыктыргыч үтә иде, вакытның узганын тоймый кала идек», — дип язалар аның укучылары.

Мөнир Зиннур улының хатыны — Нәсимә Бәшир кызы Тимканова да бу династиянең якты бер шәхесе. Тубыл педагогия институтының физика-математика факультетын тәмамлагач, башта Вагай районының Юрмы мәктәбендә укыта, аннары Первомайка урта мәктәбендә эшләп, 28 ел директор урынбасары вазифасын зур җаваплылык белән башкара. 44 ел педагогик хезмәт стажы белән хезмәт ветераны исемен алып, лаеклы ялга чыга.

Кызганычка каршы, Нәсимә Бәшир кызы тормыш иптәшен һәм бала-оныкларын тирән кайгыга салып, 2021 елның 14 мартында вафат була.

Бүгенге көндә укытучылар династиясен лаеклы рәвештә кызлары дәвам итәләр. Зөлфия Мөнир кызы Рафикова Первомайка урта мәктәбен «5”ле билгеләренә генә тәмамлап, Тубыл педагогия институтында белем ала. Бүгенге көндә ул Тубыл шәһәренең Н.Лицман исемендәге гимназиясендә укыта. Аның да хезмәтен яратып башкаруы уңышлы нәтиҗәләргә, югары күрсәткечләргә ирешергә ярдәм итә.

Укучылары гына түгел, ул үзе дә төрле ярышларда актив катнашып, белемен, квалификациясен күтәреп тора. Ул — «Минем иң яхшы дәресем» бөтенроссия һөнәри осталык конкурсы җиңүчесе, шулай ук «Физкультура-сәламәтләндерү һәм спорт-массакүләм эшләренең укыту формалары буенча педагогик хезмәт мастеры» бөтенроссия конкурсының өлкә этабы җиңүчесе һәм зона этабы лауреаты. Хезмәт стажы 20 ел, ул да шулай ук хезмәт ветераны исеменә лаек була.

Кече кызлары Руфия Мөнир кызы Тимканова Первомайка мәктәбен көмеш медаль, аннары Тубыл педагогия институтының чит телләр факультетын Кызыл диплом белән тәмамлый. Үзенең педагогик хезмәт юлын ул Санкт-Петербург дәүләт сервис һәм икътисад университетының немец теле кафедрасында өлкән укытучы буларак башлап җибәрә. Биредә ул аспирантурада укып, галимә дәрәҗәсен ала. Бүгенге көндә гаиләсе белән Берлин шәһәрендә яши. Үзенең һөнәре буенча Германия илендә яшәүче һәм эшләүче башка дәүләт гражданнарына чит телләр укыта.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100