news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Декабрьдә нинди законнар үз көченә керә? - «Ватаным Татарстан» газетасы

Хезмәткәрләрнең электрон хезмәт кенәгәсенә күчү яки кәгазь хезмәт кенәгәсен саклау турында гариза тапшыру вакыты төгәлләнә.

(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ», «Ватаным Татарстан»). Ташламалар турында мәгълүматлар алу мөмкинлеге. Кайбер ярдәм чараларын, субсидияләр, түләүләр алу өчен гариза тапшырырга кирәк. Шуңа күрә кайберәүләр, бигрәк тә авылда яшәүчеләр үзләренә тиешле ярдәм чаралары, ташламалар турында белмичә, алардан мәхрүм калырга мөмкин. Хәзер нинди социаль ярдәм чараларына дәгъва кыла алуыбыз хакында Дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталы аша тиешле мәгълүматлар алу мөмкинлеге ачыла. Моның өчен анда теркәлергә кирәк. Ә инде 1 июльдән Россия Пенсия фондының колл-үзәге эшли башлый. Шулай итеп, һәркайсыбыз, телефоннан шалтыратып кына, үзенә тиешле ташламалар хакында белә яки белгеч киңәшен тыңлый алачак, дигән сүз.

* Медицина хезмәткәрләренә үзләренә тиешле акчаның түләнмәве турында шикаятьне Дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталы аша тапшыру мөмкинлеге. Ковид-госпитальләрдә эшләүче һәм ковид йоктырган сырхауларны дәвалаучы барлык медицина хезмәткәрләре үзләренә тиешле өстәмәләрне алмаган очракта Дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталы аша мөрәҗәгать итә ала. Мөрәҗәгатьне карау нәтиҗәләре буенча тикшерү үткәреләчәк.

* Сирәк очрый торган музыка коралларын маркировкалау. Мәдәни кыйммәткә ия булган музыка коралын вакытлыча чит илгә чыгаруга рөхсәт алу өчен, аңа уникаль тамга сугарга, шулай ук паспортын (гамәлдә булу вакыты – ун ел) рәсмиләштерергә кирәк булачак. Паспортны Россия Мәдәният министрлыгы эшләп бирергә тиеш. Закон мәдәни кыйммәтләрне чит илләргә законсыз алып чыгудан саклаячак.

* Санлы нотариат. Нәтиҗәдә, әйтик, башка төбәктә урнашкан фатир буенча берничә нотариус катнашында дистанцион алыш-бирешләр ясау мөмкинлеге ачыла. Шулай ук закон нигезендә документның башка телгә тәрҗемәсенең дөреслеген нотариуста интернет аша гына раслатырга; нотариуслар тарафыннан физик һәм юридик затларга электрон документлар тапшырырга һ.б. мөмкин булачак. Ягъни әлеге закон электрон рәвештә нотариус хезмәтләре күрсәтүне гадиләштерә.

* Этил спирты әйләнешен контрольдә тоту. Этил спиртын, фармацевтика спиртын (этанол) һәм спиртлы даруларның законсыз әйләнешен булдырмауга юнәлдерелгән закон үз көченә керә. Фармацевтика спиртын җитештерү җиһазларына һәм аларны лицензияләүгә карата таләпләр билгеләнә.

* Электрон хезмәт кенәгәсе. Хезмәткәрләрнең электрон хезмәт кенәгәсенә күчү яки кәгазь хезмәт кенәгәсен саклау турында гариза тапшыру вакыты төгәлләнә. Шулай ук 2020 елның 1 февраленнән 15 июльгә кадәр гамәлдә булу вакыты чыккан паспортлар һәм машина йөртү таныклыгын алыштыру вакыты тәмамлана.

* Салымнар һәм штрафлар турында хәбәр итүнең яңа ысулы. Декабрьдән башлап, салымнар, штраф һәм пенялар буенча бурыч турында мәгълүматлар СМС яки электрон почта аша җибәреләчәк. Моның өчен салым түләүченең шәхси кабинетында хәбәр итү формасын табып тутырырга һәм җибәрергә кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100