news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Новгород татарлары «Үз җиремдә — үз телем» китабын чыгарды

Киләчәктә бу китапның аудиоверсиясен чыгару һәм аны латин графикасына тәрҗемә итү планлаштырыла.

Түбән Новгород татарлары «Үз җиремдә — үз телем» китабын чыгарды
«Туган як» газетасы

(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ») Түбән Новгород татарларының «Туган як» газетасыннан Румия Хәмзина «Үз җиремдә — үз телем» китабын тәкъдим итү турында хәбәр итте.

Узган атнада Түбән Новгород өлкәсенең «Туган як» газетасы редакциясендә Казанның «Халкыбыз мирасы» нәшриятендә Мәскәү татарлары Штабы тырышлыгы һәм «Аксу» продюсерлык үзәге белән берлектә нәшер ителгән «Үз җиремдә — үз телем» китабын тәкъдим итү булды.

Чарада Мәскәү татарлары Штабы координаторы Гөлнара Яруллина, башкаланың Люблино районы татарлары оешмасы җитәкчесе Рәшит Сяпуков, «Туган як» газетасының баш редакторы Олег Әндәрҗанов, өлкә региональ милли-мәдәни автономия рәисе Рамил Салихҗанов, крайны өйрәнүчеләр рәисе Мирзәхләм Абдулганиев, өлкә Диния нәзарәте вәкиле, Кызыл Октябрь районы баш имамы Харис хәзрәт Исмаилов, билбаулар белән өлкә көрәш федерациясе президенты Максут Сәмиуллин, өлкә «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасының районара кураторы Наилә Жиһаншина, татар милли үзәге һәм Сергачтагы «Татар радиосы» җитәкчесе Фәрит Аймалетдинов, Пильнә районы татарларының «Нур» оешмасы җитәкчесе Надирә ханым Абдулганиева, «Сергачский» районара полициясенең Иҗтимагый советы рәисе Харис Хакимов катнашты.

Әлеге җыентыкны, чын мәгънәдә, татар милләтенә карата кыю рәвештә мөрәҗәгать дип атарга була, чөнки ул халкыбыз язмышына битараф булмаган киң катлам милләттәшләребезгә юлланган. Агымдагы елда илебездә үткәреләчәк халык санын исәпкә алу алдыннан, 10 мең тираж белән басылып чыккан китапта йөздән артык танылган шәхеснең — дин әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре, укытучылар, табиблар, галимнәр, журналистлар, җырчылар, әдипләрнең милләткә мөрәҗәгате, татар халкы алдында торган мөһим мәсьәләләргә карата фикерләре һәм тәкъдимнәре тупланган.

Мәскәү кунаклары билгеләвенчә, бу бүгенге көндә татар һәм башкорт халкының күренекле шәхесләренең теоретик һәм практик теләкләрен, уй-фикерләрен бергә җыйган бердәнбер китап. Башта буклет формасында гына чыгарырга планлаштырылган әлеге проектның икенче бүлеге өстендә эшли башламакчылар, чөнки китап верстка этабында ук яңгыраш тапкан һәм аның битләрендә барлык сорауларга да җавап табарга була.

Халкыбызның үзаңын үстерү, аларда милләтебезгә карата мәхәббәт тәрбияләү, ана телебезгә горурлык уяту, тел байлыгын үстерү максаты белән дөнья күргән китапның алга таба аудиоверсиясен чыгару һәм аны латин теленә тәрҗемә итү планлаштырыла, чөнки читтә яшәгән татарлар тарафыннан да кызыксыну барлыкка килгән. Якын арада татарлар яшәгән 20 шәһәрдә китапны тәкъдим итү кичәләре узачак.

Чарада катнашучыларның һәркайсы китапка һәм Мәскәү татарлары Штабының күпьеллык эшенә югары бәя бирделәр. Бергәләшеп төрле чаралар уздырырга, төрле уртак проектлар булдырырга, штабта уздырылганнарына Нижгар яшьләрен җәлеп итәргә, ана телебезне саклап калуны, беренче чиратта, шәһәрдән башларга кирәк дигән тәкъдимнәр дә булды. Башка оешмаларны да Штабтан үрнәк алырга, иҗтимагый эшчәнлектән читтә калмаска өндәүчеләр табылды.

«Туган як» газетасы хәбәрләре социаль челтәрләрдә:

  • https://www.instagram.com/tugan._yak/
  • https://ok.ru/profile/534595667343
  • https://vk.com/id418642897
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100