news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Июльдән нинди үзгәрешләр көтелә? — «Ватаным Татарстан»

2020 елның икенче яртыеллыгы башында дистәләрчә яңа законнар үз көченә керә.

(Казан, 2 июль, «Татар-информ», «Ватаным Татарстан»), 2020 елның икенче яртыеллыгы башында дистәләрчә яңа законнар үз көченә керә. Шуларның гади халыкка «тия» торган иң әһәмиятлеләрен барлап үтик.

1 июль — Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирү көне. Барлыгы 206 үзгәреш бер төзәтмә буларак тәкъдим ителә. Хакимият халыкны һәр төзәтмә буенча аерым-аерым тавыш бирү мәшәкатеннән коткару өчен шулай эшләргә карар итте. Россиядә яшәүчеләрнең күпчелеге үзгәрешләрне хуплап тавыш бирде, дип игълан ителсә, инде июльдә үк яңартылган Конституция үз көченә керәчәк.

Балалы гаиләләргә коронавирус китереп чыгарган кризиска бәйле тагын бер ярдәм чарасы күрсәтеләчәк. Дәүләт 16 яшькә кадәрге һәр балага 10ар мең сум күләмендә акча бирәчәк.

Бөтен ил күләмендә үзмәшгульләргә салым кертелә. Моңа кадәр салым 23 төбәктә генә гамәлдә булып килде (дүрт пилот-төбәктә — 2019 елның 1 гыйнварыннан, тагын 19 субъектта — 2020 елның 1 гыйнварыннан).

Пенсия һәм социаль түләүләр фәкать «Мир» картасына гына күчереләчәк.

Торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре кыйммәтләнә. ЖКХ тарифлары, төбәккә карап, уртача 2,4-6,5 процентка арта.

Гади халыктан электр исәпләгечләрне тикшертеп тору бурычы алына. Хәзер бу эш тулысынча энергетика компаниясенә йөкләнә. Шулай итеп, безгә приборларның сакланылышын күзәтергә һәм алар белән сак эш итәргә генә кала.

Автомобильләр өчен «Инвалид» билгесе юкка чыгарыла. Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында басым ясап әйтелгәнчә, инвалидлар яки аларның законлы вәкилләре бушлай парковка хокукына ия булу өчен 2021 елның 1 гыйнварына кадәр транспорт чарасын махсус исемлеккә кертү турында Пенсия фондына гариза тапшырырга тиеш. Тагын бер яңалык бюрократик киртәләрне алып ташлауга юнәлдерелгән: 1 июльдән физик мөмкинлекләре чикләнгән кешегә түләүләр яки дәүләт хезмәтләре алу өчен инвалидлык турында белешмә кирәк булмаячак.

Опекун-пенсионерлар һәм балигъ булмаган балаларның попечительләре өчен иминиятләштерү пенсияләрен индексацияләү яңартылачак.

Аяк киемен маркировкалау мәҗбүригә әйләнә. Хәзер аны махсус кодлардан башка гына җитештерү, чит илгә чыгару, күпләп һәм ваклап сату тыела.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100