news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ульяновск өлкәсенең Үрән китапханәсенә Габдулла Шамуков исеме биреләчәк

Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе белән Татарстан Республикасы Язучылар берлеге шундый тәкъдим белән чыкты.

(Казан, 2 март, «Татар-информ»). Ульяновск өлкәсенең «Өмет» газетасы Чардаклы районы Үрән авылы китапханәсенә халык артисты Габдулла Шамуков исеме биреләчәк, дип хәбәр итте.

Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе белән Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әнә шундый инициатива белән чыкты. Өлкә Хөкүмәте, өлкәнең сәнгать һәм мәдәни сәясәт министрлыгы, Ульяновск өлкәсе Губернаторы администрациясенең милләтләр эшләре һәм динара мөнәсәбәтләр буенча идарәсе әлеге тәкъдимне хупладылар.

2022 елда Чардаклы районы Үрән авылында модельле китапханә ачарга һәм аңа СССРның, РСФСРның, ТАССРның халык артисты Габдулла Рухулла улы Шамуков исемен бирергә ниятлиләр, диелә хәбәрдә.


Шамуков Габдулла Рухулла улы 1909 елның 11 декабрендә Сембер губернасы Әсән авылында туа. 1930 елда Башкорт сәнгать техникумын тәмамлап, 1946 елга кадәр Башкорт академия театрында эшли, анда илледән артык рольне уйный.

Аннары гомеренең соңгы көннәренә кадәр Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында артист булып хезмәт итә. Башкортстанның атказанган артисты (1943 ел), ТАССРның халык артисты (1950 ел), РСФСРның халык артисты (1957 ел), СССРның халык артисты (1980 ел) дигән мактаулы исемнәр иясе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100