news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илгиз Шәйхразиев: Сәхнәгә, тамашачы алдына чыккач, барысы да онытыла - «Идел»

Илгиз Шәйхразиев кайсы очракта чәчен яшелгә буятасын, авыз эченнән җырлаучыларны ничек кабул итүен, катлаулы чакларда үзенең кайсы җырын тыңлавын сөйләгән.

Илгиз Шәйхразиев: Сәхнәгә, тамашачы алдына чыккач, барысы да онытыла - «Идел»
Салават Камалетдинов

(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ», «Идел», Алсу Сәлахова). Җырчы, автор-башкаручы, татар эстрадасының һәм альтернатив музыкасының гаҗәеп энергияле «кояшы» — Илгиз Шәйхразиев белән бер сәгатьләп сөйләшеп утырдык. Кайсы очракта чәчен яшелгә буятасын, авыз эченнән җырлаучыларны ничек кабул итүен, катлаулы чакларда үзенең кайсы җырын тыңлавын беләбез инде хәзер… 

— Илгиз, 2012 елда сине «яшь автор-башкаручы» дип билгеләгәннәр, хәзер дә шул атамага туры киләсеңме?

— Тагын да күбрәк туры киләм, чөнки һаман үзем өчен язам һәм күбрәк шул җырларны башкарам. 

— Иң зур уңышың? 

— Бу дөньяга килүем. 

— Ә нәрсәгә омтыласың? Бу бит ахыргы нокта түгелдер инде…

— Әгәр тормыш этапларын баскычлап күзалласак, үземә кирәкле катка килеп җиттем. Хәзер шул озын коридор буйлап юлымны дәвам итәм. Башымда булган бөтен җырларны җырларга, студиядән чыкмыйча эшләргә тырышам. 

— Беренче җырлый башлаган вакыттан нык аерыласыңмы?

— Нык. Конкурсларда катнашуларым, вокал дәресләре 14 яшьтән башланды. Әлбәттә, бу башымда җилләр уйнаган вакыт. Шуңа укытучылар биргән материалларга бик колак та салмаганмындыр. Ул чакта радиодан нәрсә яңгырый, шуларны тыңладым. Унҗидедә Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетына укырга килдем һәм… тормышымны музыка дөньясы белән бәйләргә теләсәм, бу өлкәне тирәнрәк аңларга тиешлегемне аңладым. 

— Илгиз, иҗат кешесе буларак, күңелең сүрелгән, берни эшлисе килмәгән чакларың буламы? Андый халәттән ничек чыгарга?

— Беләсеңме, минем хәзер ниндидер дежур фразалар белән җавап бирәсем килми. Күп артистларның: «Мин сәхнәгә чыккач, барысын да онытам», — дигән сүзләрен дә кабатларга теләмим. Тик, кызганычка, шулай әйтергә тиешмен. Сәхнәгә, тамашачы алдына чыккач, барысы да онытыла. Анда син үзеңнең нормаль халәтеңне тоясың кебек.

— Димәк, хәзер нормаль халәт түгел? 

— (Көлә.) Сәхнәдә үземне бик җайлы, рәхәт хис итәм, ул минем урын. Сәхнәдә уенга керәм. Тамашачыга: «Миңа гына карагыз», — димим, «Әйдәгез бергә?» — дим. Туй, төрле мәҗлесләр алып бару тәрибәм бар, ул да ярдәм итә. Тамашачыны үз яныңда, бер метр ераклыкта гына тоярга кирәк. Халык белән ике арага «пәрдә» куйган артистлар да бар. Бу да начар түгел, артистка серлелек тә кирәк. «Пәрдәсез» артистлар да бар. Халык арасына төшеп, сикереп биючеләр…

— Ләкин син андый түгел бит. Дистанция саклыйсың.

— Мин бит серле артист (көлешәбез). Төрле җырларда төрлечә ул. Үземне тамашачыга төрлечә күрсәтергә, төрлечә тоярга рөхсәт итәм.

— Димәк, сәхнәгә чыкканда «Я Ходам, ничек чыгыш ясармын икән? Ничек узар икән?» дигән борчулы уйлар килми?

— Бар андый уйлар. Бик нык борчылуым Нью-Йорктагы «Үзгәреш җиле»ндә булгандыр. Чыгыш ясарга 10-15 минут кала, бик каты борчыла башладым. Җир шарының икенче почмагында, Америкада чыгыш ясавыңа үзеңне ышандырып бетерә алмыйсың. Баш мие автомат рәвештә сине сискәндереп җибәрә, җаваплылыкны арттыра. Татарстан исеменнән барасың икән, син анда конкрет артист буларак түгел, ә нәкъ менә татар кешесе буларак кызыклы. Телегез, милләтегез, җырларыгыз, сүзләрегез, гадәтләрегез нинди, дип кызыксына чит ил кешесе. Тулы бер милләтнең бер вәкиле булып чыгыш ясаудан булгандыр ул нык дулкынлану. Сиңа карап татар милләте турында нәтиҗә ясыйлар бит.

— Чит ил кешеләрендә татарлар зәңгәр күзле һәм җирән чәчле дигән ассоциация тумаганмы икән? 

— (Көлешәбез.) Чит илләрдә булганда мин гел үземне болгар нәселеннән дип аңлатам. Болгарларның Ауропа тышкы кыяфәтле булуын сөйлим.

— Татар эстрадасында кыяфәте белән сиңә охшаган җырчы юк…

— Әйе, андыйлар юк һәм тиз генә булмасын да иде. Әгәр берәрсе килеп чыкса, мин тиз арада чәчемне яшел төскә буятачакмын (көлешәбез). Бәләкәй чакта җирән чәчле булуыма комплекслар кичердем, хәтта буятасы да килгән иде. Ләкин ул чор тиз үтте. Үртәгәннәре булмады. Әти берсендә: «Улым, сиңа „җирән“ дисәләр, әйе, диген. Чөнки син җирән», — диде. Шунда мин моның асылына төшендем. Әйтсәләр дә, яратып кына әйтәләр.

— «Сез татармы?» — дип, шикләнеп килеп сораганнары юкмы?

— Бар! Ирланд кешесе, инглиз дигәннәре дә булды. Тик мин аларга татар икәнемне әйбәтләп аңлатам, милләтебез турында сөйлим.

— Кайсы җырың аеруча якын?

— Бәлки, «Яңа таңнар» җырыдыр. Минем сүзләр, Вил Червинский көе. Ул ничектер гади дә, матур да килеп чыкты. Хәтта хәзер дә аны тыңлыйм һәм үз-үземә шул сүзләрне әйтәм. Тормышта төрле хәлләр була. Авыр чакта терәк кебек. Әгәр ул җырым тагын кемгәдер ярдәм итсә, мин шат кына. 

— Хәзер төрле җырлар бар, монда рус эстрадасының кайберәүләрне кимсетә торган җырлары хәтергә килә. Шул ук Моргенштерннар, мисал өчен. Аларга нинди мөнәсәбәттә?

— Минемчә, бу музыкада гына түгел, җәмгыятьтә бара торган үзгәрешләр. Моңа, бәлки, интернет сәбәпчедер. Чөнки анда син теләсә кемгә теләсә нәрсә яза аласың, ә ул шушы сүзең өчен берәү дә маңгаеңа килеп суга алмый. Мин яшьләрне генә әйтмим. Олылар да үзгәрде. Без барыбыз да — яшьләр — бер, өлкәннәр икенче почмакта, әмма бер чорда, бер мохиттә яшибез. Рус поп-музыкасын бик тыңламыйм. Ләкин кайбер музыкаль күренешләре ошый. 

— Мәсәлән? 

— Мәсәлән, күп тавышка җырлау осталыгы. Хор дирижерлыгы белгечлеген тәмамлаган кеше буларак, колагыма андый әйберләр ләззәт бирә, тавышларның бер-берсенә уралып, үрелеп баруы ошый. Соңгы арада авыз эченнән җырлаулары да ошый башлады. Сүзләрен дә аңламыйсың, башта сәерсенәсең, аннан шундый стиль икәненә төшенәсең. Безнең Илһам Шакиров та шулайрак җырлаган. 

— Yummy Music белән дуслыгың ничек башланды? 

— 2008 ел иде бугай. «Сине генә» дигән җырымны яздырып, социаль челтәргә элгәч, миңа Ильяс Гаффаров язды. «Иттифак» төркеменең солисты! Үзе! Ул вакытта алар бик популяр иде. «Кызган таба» дискотекасына чыгыш ясарга чакырды. Анда Нурбәк Батулла белән таныштым, ул «Яшьләр тукталышы»н алып бара иде ул чакта. Кыскасы, мин йолдызлар янына килеп эләктем. Аннары Ильяс «Казаным» җырының кушымтасын башкарырга тәкъдим итте. «Мин татарча сөйләшәм» һәм башка чаралар ярдәмендә ниндидер андеграунд мәйданнарга чыга башладым. Без ташкын кебек килеп кермәдек. Шуннан Ильяс Гафаров Илдар Кәримов белән студия ясарга уйладылар. Мине шунда ремонтка чакырдылар, тузанга батып, пычранып, ремонтлар ясадык. Шулай Yummy Music ярдәме белән «сольный» карьерам китте. Ул вакытларда «Сорнай» фольклор ансамблендә дә эшләдем. Бүгенге көнгә кадәр Ринат Гыйләҗев белән аралашабыз, зур концертларда алар белән җырлыйм, эшлим. Чөнки мин анда «үземнеке» дип иҗат иттем, якын ул ансамбль.

— Кайсы илләрдә булганың бар? Һәм синең җанга кайсысы күбрәк туры килә?

— Күп илдә булдым, дип әйтә алмыйм. Финляндиягә барганчы ук аның урамнарының чисталыгы турында күп ишеттем, ләкин үз күзем белән күргәч, шаккаттым. Хельсинки урамнарында зур отельнең яки сәүдә үзәгенең эченнән барган кебек. Ботинкаңны салып, оектан китә аласыңдыр шикелле. Агачлар да бар, югыйсә (өстәвенә көз иде ул), ләкин юлда бер яфрак юк. Беркем беркая ашыкмый: машиналар утыз-кырык белән бара. Тизрәк барыгыз инде, дип, кешеләрне төртәсе килә башлады… Кире Казанга кайткач, ачык люк күрдем. Бер атна Хельсенкида торганнан соң, шул ачык люк сискәндереп җибәрде, ризасызлык тудырды. Бу мизгел башымда менә шул аерманы тагын да җетерәк төскә кертте. Аларда да проблемалар күптер, бер атна гына тордык бит. Моннан тыш Венгриядә, Америкада һәм Төркиядә булганым бар. Венгриянең рекламага «баткан» булуы ошап бетмәде. Бездә ул яктан әйбәтрәк.

— Нью-Йоркта да реклама күп бит…

— Нью-Йорк — булмасаң да, таныш шәһәр. Син аның урамнарын фильмнар аша ук беләсең. Анда алай ук чуар түгел, ничектер гармониядә. Ул матурлыктан күзләр камаша. Анда кешеләрнең елмаеп йөрүе ошады. Алар яхшылык өләшә, мин дә аларга карап, позитив таратам, шулай итеп бөтен Нью-Йорк яхшы энергиягә күмелә. Бу элементар әдәплелек. Әлбәттә, бу тышкы күренеш кенә, эчкә кергәч, анда проблемалар да бардыр. Ләкин аларга минем эчке дөньям, миңа аларныкы кирәк түгел. Безнең менталитетта, кызганычка, андый нәрсә юк: эчендә нәрсә аның, тышында да шул. Автобуста барганда каршыңдагы апаның кәефе юклыгын күрәсең, карама да син аңа, ялгыш күзе белән дә очраша күрмә! (Көлә.)

— Күченеп китәр идеңме?

— Чит илгә чыккан саен, ул илдә яшәп буламы икән, дигән уй килә. Бәлки, яшәп тә буладыр. Телен дә белсәң, дуслар да булса — нигә юк? Ә соңыннан: «Кемгә мин монда кирәк?» һәм «Миңа монда кемнәр кирәк?» — дип уйлыйсың. Миңа биредәге дусларым, иптәшләрем, балаларым, гаиләм кирәк…

— Тагын биш елдан Илгиз нәрсә эшлиячәк?

— Йога белән шөгыльләнәсем килә. Шуңа биш елдан мин, бәлки, лотос позасында, идәннән биш сантиметрга күтәрелеп, «омм» дип утырырмын. Һәм маңгаемнан нурлар чәчелер (көлешәбез).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100