Илсөя Бәдретдинова: Тормыш кырыс. Я син, я сине — «Ватаным Татарстан»

«Тылсымлы таягым булып, өч теләкне тормышка ашыру мөмкинлеге булсамы? Иң беренче чиратта бу коронавирусны тетеп атар идем!» - ди җырчы.

(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ», «Ватаным Татарстан»). Күптән түгел «ВТ» редакциясенә җырчы Илсөя Бәдретдинова килгән иде. Ул туры эфирда безнең һәм халыктан килгән сорауларга җавап бирде. Илсөя Бәдретдинованың иң кызыклы һәм «кайнар» фикерләре белән уртаклашабыз.

Тамашачылар икегә бүленде. Берәүләре концертларга шундый зарыккан. Икенчеләрендә агрессия сизелә. Гомумән, соңгы елларда татар эстрадасы үзгәреш кичереп, тамашачы да концертларга йөрергә өйрәнеп беткән иде. Ниһаять, заллар тула башлады. Халыкның кәефенә бәйлеме икән бу, бәлки, ниндидер тотрыклылык барлыкка килгәнме. Бәлки, татар эстрадасының башка дәрәҗәгә күтәрелүе дә бер сәбәптер. Халыкның финанс дәрәҗәсе дә азрак ныгыганмы. Йөрергә өйрәнеп кенә бетте, пандемия башланды.

Пандемия шөкер итәргә өйрәтте. Барыбызны да. Гомер уйламаган идем шулай утырырмын дип, әмма… Хәзер әбиләр кебек иртә таңнан торам да: «И, Ходаем, исән булсак кына ярар иде. Балам чирләмәсә ярар иде. Сәламәтлек бир!» — дим.

Тылсымлы таягым булып, өч теләкне тормышка ашыру мөмкинлеге булсамы? Иң беренче чиратта бу коронавирусны тетеп атар идем! Бөтен Җир шарыннан! Гомумән, бөтен явыз чирләрне бетерер идем. Хәтта өч теләгемне дә шуңа гына багышлар идем.

«Чияле тау» җыры — минем әнием гомер буе җырлап йөргән бердәнбер җыр. Мәрхүмкәем Хәмдүнә апа Тимергалиевадан бу җырны берничә ел сорап йөрдем. «Соң, балакаем, үзем исән чакта син дә, мин дә җырласак, матур булмас», — ди иде. Әмма Хәмдүнә апа бер заман үзе килеп: «Син җырла. Әмма Хәмдүнә кебек җырлама. Алай җырлый белмисең. Әниең кебек җырла!» — диде. Бу җырны әнием кебек, салмак кына, үзем белгәнчә генә җырлыйм.

«Җыр яздым әле», — дип социаль челтәргә язып куйсам, өч кеше генә: «Молодец!» — дип җавап язуы бар. Кем белән йөргәнемне, күпме акча эшләгәнемне куйсам — бетте баш! Менә шунысы кызык халыкка. Иҗат икенче план инде ул…

Бик теләп журналист булып эшли алыр идем. Бәлки, телевидениедә үземнең шәхси тапшыруымны алып барыр идем.

Тәти Илсөя булмадым инде мин. Минем концертларыма йөргән кешеләр белә: анда гел матур гына басып, сөйләп тору да түгел, «Юри генә» ише җырлар да түгел. Эчемдә ничек бар, шулай булды. Һәрвакытта.

«Син көчле, синнән үрнәк алабыз», — дип еш әйтәләр. Әмма үземне андый дип санамыйм. Гап-гади хатын-кыз. Елак хатын-кыз. Тик тормыш өйрәтә. Ә кая барасың? Тормыш кырыс. Я син, я сине. Мин шаккатам: кайберәүләр «миндә депрессия» диләр. Әй, миндә дә бардыр инде ул, әйеме, дим инде. Нормаль кешеләрдә буладыр бит ул? Буладыр да бит, әмма минем аның турында уйларга вакытым бармы соң? Янып яшәргә кирәк.

Ярамый дияргә ярамый. Яшьләргә болай ярамый, тегеләй кирәк, дип акыл сатудан файда юк, алар киресен эшли. Яшьләргә якын булган продукт кирәк. Мин аны бирә алмыйм, чөнки миңа 40 яшь инде. Ә яшьләр селкенми… Менә тотып селкисе килә шуларны. Музыка белән татар телен саклап калып була дигән фикер яши минем башта. Бүтәнчә — юк. Алар бит китап та укымый… Белгечләр җыела да татар эстрадасын сүгәргә тотына, бәялиләр. Моң кирәк, теге, бу… Татар эстрадасын тыярга ярамый. Әгәр дә без яшьләргә сыйфатлы татар телендә продукция тәкъдим итә алмыйбыз икән, алар урыс, чит ил җырларын тыңлаячак. Тыңлыйлар да. Түбәтәй, читек-чабата киеп кенә моңлы җырлар белән яшьләрне татарлыкка тартып булмый. Йомырка кабыгыннан чыгарга вакыт җитте бит инде.

Миңа еш кына: «Улыңны күрсәтмисең, ашатмыйсың, карамыйсың», — диләр. Нариман 11 сыйныфта татар гимназиясендә укый, тәртипле. Ул үзен күрсәткәнне яратмый. Улым безнең телевидениене карый да, бернинди алга китеш юк, ди. Ул моны әрнеп әйтә. Бу — 17 яшьлек бала фикере. Мин моны бер ни эшләтә дә алмыйм. Җырларны яздырам да, ул: «Әни, ну, һаман бер әйбер бит инде», — ди. «Карт бит мин», — дим. Ул исә: «Син яшьләрне тап, продюсер булып кара, берәр нәрсә эшләгез инде», — ди. Нариман эстрадага тартылмый, ул кино өчен җан ата.

Үз теләгем белән ябыкмадым. Шулай килеп чыкты. Берәүгә дә моны теләмим.

Салават Зәкиевич мине начар җырлый дип әйтә алмый, чөнки җырларга өйрәтүчем — ул. Мин — аның укучысы. Укытучысы нинди, укучысы да шундый инде.

Бәхет ул — бәхетсезлекнең булмавы. Безнең әби әйтә иде: кеше авырып китсә, саулык турында сөйләшә башлый, сугыш башланса, тынычлык турында сөйли, бәхетсезлек килгәч кенә бәхетнең ни икәнен аңлый.