news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Салават Фәтхетдинов: Россия күпмилләтле булуы белән көчле — «Ватаным Татарстан»

Сайлау участогында температураны үлчәп каршы алалар, халыкны махсус билгеләр буенча хәрәкәт итәргә өндиләр.

(Казан, 1 июль, «Татар-информ», «Ватаным Татарстан»). Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирде. Сайлау участогында артист халык белән аралашырга да вакыт тапты. 389 нчы сайлау участогы комиссиясе әгъзасы, якташы Әлфирә Гарипова хәлләрегез ничек дип сорады.

Салават, кулларын җәеп, эшсез, дип жавап бирде. Халыкның кәефен күтәргәч, артист журналистлар белән дә аралашып алды.

«Россия күпмилләтле булуы белән көчле. Һәр кешенең үз фикере, минем үз фикерем. Мин тавыш бирергә килдем, чөнки бу — минем бурычым дип саныйм. Кемнең ничек тавыш бирүе — үз ихтыярында», — диде җырчы.

Сайлау участогында температураны үлчәп каршы алалар, халыкны махсус билгеләр буенча хәрәкәт итәргә өндиләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100