Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Җәлил хәзрәт быел ураза тоту турында: Тормыш үзе күрсәтер — «Ватаным Татарстан»
Рамазан ае башланырга санаулы гына көннәр калып бара.
(Казан, 1 апрель, «Татар-информ», «Ватаным Татарстан», Рәшит Минһаҗ). Укучыларыбыздан: «Быел уразаны тотаргамы, әллә тотмавың хәерлерәкме? Быелгы Рамазан аеның ниндидер үзенчәлекләре юкмы?» — дигән сораулар килеп иреште.
Әлеге сорауга җавап табу өчен Татарстан Диния нәзарәтенең баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевка мөрәҗәгать иттек.
— Болай бер ай алдан кайгыра башлауларын аңлавы кыен. Әнә Мөхәммәд пәйгамбәребез, киләчәкне алдан фараз итмәгез, дип киңәш биргән. Тормыш үзе күрсәтер. Кеше дөя түгел: уразага әзерләнәм дип, алдан ашап куя алмый. Рәҗәб, Шәгъбән ае уразасын тотканда организм үзен күрсәтә инде. Сәхәрдә нәрсә ашарга, эчәргә икәнен күңелең үзе сизә. Шәгъбәннең соңгы унбиш көнендә ураза тотмаска, диелгән, билгеле. Ягъни Бәраәт кичәсенә (Шәгъбән аеның 14еннән 15енә каршы кичтә, быел ул 7-8 апрель көннәренә туры килә) кадәр тотарга була әле. Кичләрне — догаларда, көннәрне — намазларда үткәрсәң, саваплы, әлбәттә. Аллаһы Тәгалә язмаган эш булмас, ахыры хәерле булсын, — дип нәсихәт бирде хәзрәт.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз