news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Рәисе матбугат хезмәте: Пилотсыз очкыч һөҗүме нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр бар

Пилотсыз очкыч һөҗүме нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр бар, дип хәбәр итте ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.

«Бүген дошман пилотсыз очкычларының республиканың Кама аръягы төбәгенә масштаблы һөҗүме нәтиҗәсендә Түбән Каманың кайбер предприятиеләре зыян күрде. Урында махсус хезмәтләр оператив рәвештә һөҗүм нәтиҗәләрен бетерә. Кайбер участокларда зыян күрүчеләр бар. Берничә кеше җиңелчә тән җәрәхәтләре алган. Аларга кирәкле медицина ярдәме күрсәтелде», - дип сөйләде Галимова.

Моннан тыш, пилотсыз очкычлар Тукай районында шәхси йортка һөҗүм иткән. Ике кеше зыян күргән. Аларга беренче ярдәм күрсәтелгән.

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе белән зыян күргән районнарның башлыклары һөҗүм нәтиҗәләрен бетерүне шәхси контрольгә алды.

news_right_1
news_right_2
news_bot