Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
“Премьера-2018” Халыкара балалар һәм яшьләр конкурс-фестиваленә гаризалар кабул ителә
Фествиаль тарихи-мәдәни мирасны саклап калу һәм үстерү буенча төбәкара хезмәттәшлекне үстерү, милләтара аралашуга ярдәм итү өчен оештырыла.
(Казан, 5 апрель, "Татар-информ"). “Премьера-2018” Халыкара балалар һәм яшьләр конкурс-фестиваленә гаризалар кабул ителә. Бу турыда Татарстан мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Краснодар краеның Усть-Лабински шәһәрендә VI “Премьера-2018” Халыкара балалар һәм яшьләр конкурс-фестивале 17-22 апрельдә узачак.
Фестивальнең төп бурычларының берсе – тарихи-мәдәни мирасны саклап калу һәм үстерү буенча төбәкара хезмәттәшлекне үстерү, милләтара аралашуга ярдәм итү, яшьләрдә Россиянең рухи байлык кыйммәтләрен аңлауны формалаштыру.
Иҗади бәйге “Вокал”, “Хореография” һәм театр номинацияләре буенча үткәрелә. Анда 5 яшьтән алып 35 яшькәчә кадәр булган балалар һәм яшьләр катнаша ала.
Фестиваль кысаларында остаз дәресләре, иҗади лабораторияләр һәм “түгәрәк өстәлләр, Усть-Лабинскиның тарихи урыннары буенча экскурсияләр узачак.
Фестивальдә катнашу өчен гаризалар 10 апрельгә кадәр кабул ителә. Аларны premerafest@mail.ru һәм premerafest@gmail.ru электрон адресларына юлларга кирәк. Белешмәләр өчен телефоннар: +7-918-945-73-90; +7-918-911-27-11; +7-915-367-56-65 һәм +7-952-821-00-60.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз