Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Премьер-министр урынбасары: Казанны Россиянең киберспорт башкаласы дип атарга була
“Ак Барс” көрәш сараенда World of tanks уены буенча суперфинал башланды.
(Казан, 22 сентябрь, "Татар-информ", Дмитрий Максимов). “Казанны Россиянең киберспорт башкаласы дип атарга була”, - диде ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева World of Tanks уены буенча “Время танков. Битва взводов” суперфиналы ачылышында.
“Ак Барс” көрәш сараена Россиянең барлык төбәкләреннән, шулай ук БДБ илләреннән “танкист”лар килде. Арена залында берничә уен зонасы оештырылган. Кечкенә кунаклар өчен балалар мәйданчыгы да бар. Тамашачылар профессиональ командалар көрәшен коментаторларны тыңлап, зур экраннан күзәтә ала.
“Барыгызны да үзебезнең кунакчыл җирлегебездә сәламләүгә шатбыз. Казан хаклы рәвештә, Россиянең спорт башкаласы булып санала, хәзер киберспорт башкаласы да булып исәпләнә. Көчле команда җиңсен”, - диде ярышлар башланыр алдыннан Премьер-министр урынбасары.
Сәхнәгә беренче булып Екатеринбургтан “Тетрис” һәм Минск шәһәренең “Тотито” командалары чыкты. Тамашачыларның тавыш бирүләре буенча, Минск командасы турнир фавориты булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз