news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Премьер-министр секретариаты җитәкчесе ТР Президенты эшләре идарәчесе итеп билгеләнде

Рөстәм Миңнеханов Фәрһат Хөснетдиновны ТР Президенты эшләре идарәчесе итеп билгеләү турындагы указга кул куйды

(Казан, 2 апрель, “Татар-информ”). Моңарчы ТР Премьер-министры секретариаты җитәкчесе вазифасын башкарган Фәрһат Хөснетдинов ТР Президенты эшләре идарәчесе итеп билгеләнде. Республика башлыгы Рөстәм Миңнеханов тарафыннан имзаланган указ ТР Президентының рәсми сайтында дөнья күрде.
Моңарчы Президент эшләре идарәчесе вазифасын башкарган Җәүдәт Салихов Р.Миңнеханов указы нигезендә биләгән вазифасыннан азат ителде һәм Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары – Татарстан Республикасы Дәүләт Советы секретариаты җитәкчесе итеп билгеләнде.


news_right_1
news_right_2
news_bot