Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов республиканың хатын-кыз журналистлары белән очрашты
Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов республиканың хатын-кыз журналистлары белән очрашты
(Казан, 7 март, «Татар-информ»). Халыкара-хатын кызлар көне алдыннан, традициягә тугрылыклы калып, бүген ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов бертөркем каләм әһелләрен – гүзәл затларны кабул итте. Рәсми булмаган шартларда үткән бу очрашуда хатын-кыз журналистлар Хөкүмәт башлыгыннан үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алды. Сораулар даирәсе шактый төрле иде: Татарстанның социаль-икътисади үсеш перспективаларыннан тыш, каләм ияләре Хөкүмәт рәисенең нинди автомобильләргә өстенлек бирүен, якыннарына нинди бәйрәм бүләге әзерләвен дә белергә теләде.
Рөстәм Миңнеханов әңгәмә барышында республика җитәкчеләре алдында торган мөһим бурычларга тукталып узды. Ул белдергәнчә, бүген иң төп бурыч – икътисадның сыйфатлы үсешенә, моның аша республика халкының яшәү дәрәҗәсен күтәрүгә ирешү. Премьер-министр моның төп юлы дип бюджет чыгымнарының нәтиҗәлелеген күтәрүне һәм бюджет тармагында җитди реформалар үткәрүне билгеләп узды. Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, хәзер Татарстанда, күрсәтелә торган хезмәтләргә бәйле рәвештә, бюджет учреждениеләренә җан башына карап түләү системасы кертеләчәк. Моннан тыш, ул социаль өлкә, сәламәтлек саклау, мәдәният, мәгариф учреждениеләрен коммерцияле булмаган автоном учреждениеләргә үзгәртү зарурлыгына тукталды. Премьер-министр фикеренчә, бу үзгәрешләр дәүләт хезмәтләре базарында конкуренция тудыру өчен кирәк.
«Республика икътисадын үстерү өчен салым базасын арттыру, хезмәт хакларын күләгәдән чыгару зарур. Иң мөһиме: халыкны, аеруча яшьләрне акча эшләргә өйрәтергә кирәк», – дип саный Премьер-министр. Технопарклар нәкъ менә сәләтле яшьләрнең интеллектуаль байлыгын куллану өчен төзелгән дә инде. Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, алда кече бизнес өчен инфраструктура төзү, эре бизнесны үстерү, энергетика комплексын модернизацияләү кебек мөһим бурычлар да тора. «Бу реформаларны гамәлгә ашыру һәм бурычларны хәл итү мәгълүмати ярдәмнән башка мөмкин түгел. Каләм ияләренең бурычы – республика гражданнарына шушы үзгәрешләрнең асылын аңлату, объектив мәгълүмат бирү, шулай ук җитешсез якларга игътибар итә белү дә», – дип белдерде Татарстан Хөкүмәте җитәкчесе.
Рөстәм Миңнеханов хатын-кыз журналистларны бәйрәм белән котлап, аларга хезмәтләрендә һәм шәхси тормышларында уңышлар теләде. Журналистлар исә, үз чиратында, очрашу форсатыннан файдаланып, күптән түгел 50 яшьлеген билгеләп үткән Хөкүмәт рәисен юбилее белән котлады һәм легендар автомобильләр тарихына багышланган китап бүләк итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз