news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Премьер-министр Казан Гипронииавиапром хезмәткәрләрен институтның 75 еллыгы белән котлады

Илдар Халиков оешманың алдынгы хезмәткәрләренә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды.

(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Казанда «Корстон» күңел ачу комплексында «Казан Гипронииавиапром» акционерлык җәмгыятенең 75 еллык юбилее уңаеннан тантаналы чара үтте. Анда Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков катнашты, дип хәбәр итә республика башлыгы матбугат хезмәте. Илдар Халиков Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм республика җитәкчелеге исеменнән чарада катнашучыларны предприятиенең юбилее белән котлады.

Татарстан Хөкүмәте рәисе сүзләренчә, 75 ел – бу бик лаеклы юбилей. Институтның бай тарихы ил тарихы, сәнәгать үсеше, дәүләт оборонасын ныгыту белән бәйле.
Аерым рәхмәт сүзләрен Илдар Халиков җиңел булмаган елларда эшләгән предприятие ветераннарына юллады, барыннан да бигрәк легендар Гипронииавиапром коллективын саклап калуларын җиткерде.

«Иң мөһиме сез предприятиене үстергәнсез, үзегез үсештә булгансыз, – диде ул предприятие хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итеп. – Сезнең барлык эшләргә дә, төрле проектларга көчегез җитә. Шунлыктан сезгә күп заказлар, күбрәк кызыклы эшләр, яңа биналар һәм шәһәрләр, заводлар проектлаштыруыгызны телим».

Татарстан Хөкүмәте башлыгы предприятиенең алдынгы хезмәткәрләренә Татарстанның дәүләт бүләкләрен - «Фидакарь хезмәт өчен» медале, «Татарстанның атказанган төзүчесе», «Татарстанның атказанган архитекторы», «Татарстанның атказанган экологы» мактаулы исемнәре, Татарстан Президентының Рәхмәт хатларын тапшырды.

Юбилей тантанасында концерт программасы белән Татарстанның Дәүләт симфоник оркестры чыгыш ясады.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100