news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Премьер-министр И.Халиков җитәкчелегендәге ТР Хөкүмәте бүген тулы составта республика профсоюзлары активы белән очрашты

Очрашу тулысынча теге яки бу тармакны борчыган актуаль проблемаларга багышланды

(Казан, 7 октябрь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Премьер-министр Илдар Халиков җитәкчелегендәге Татарстан Хөкүмәте бүген тулы составта республика профсоюзлары активы белән очрашты. Хезмәт сараенда Хөкүмәт вәкилләре белән елга бер тапкыр уза торган традицион очрашуның быелгысы Татарстанда профсоюзлар хәрәкәтенең 90 еллыгына туры китереп оештырылган иде. Әмма очрашу юбилей уңаеннан казанышларны барлауга түгел, ә тулысынча теге яки бу тармакны борчыган актуаль проблемаларга багышланды. Аннан аңлашылганча, тармак профсоюзларын бүген иң борчыган проблема хезмәт хакы күләме белән бәйле.
Очрашуда яклар билгеләп узганча, катлаулы шартларда узган 2009 елгы һәм табигать сынаулары аша узучы агымдагы елдагы кыенлыкларга карамастан, социаль партнерлар булган Хөкүмәт, эш бирүчеләр һәм профсоюзлар өч яклы хезмәттәшлек системасын, мөнәсәбәтләрдә тотрыклылыкны саклап калган. Әмма шулай да социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрендә чишелмәгән актуаль проблемалар кала.
ТР Профсоюзлар федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова белдерүенчә, бюджет тармагында эшләүчеләрнең хезмәт хакы инде 2 ел индексацияләнмәгән. Дөрес, быел хезмәткә түләүнең яңа системасына күчә башлау бу өлкәдә хәл уңай якка үзгәрер дигән өмет уята. Бу эш, белгәнебезчә, мәгариф системасыннан башлады. “Әлегә бюджеттагыларның яшәү дәрәҗәсе түбәнәюен күзәтәбез. Бу аларның сатып алу сәләтендә ачык сизелә. Мәдәният хезмәткәрләренең сатып алу сәләте 2 тапкырга, сәламәтлек саклау тармагындагылырның - 1,6 тапкырга кимеде”, -ди профсоюзлар лидеры.
“Куллану кәрзине белән бәйле мәсьәләләр дә бүген бик мөһим. Нәкъ менә ул яшәү минимумын формалаштыра”, - дип ассызыклады Татьяна Водопьянова. Узган 8 айда республикада куллану бәяләре индексы 105,4 процент тәшкил иткән. Бу чорда азык-төлек товарлары бәясе 7,1 процентка үсеп, үткән узган елгы күрсәткечне дә берничә пунктка узып киткән. Август азагына булган мәгълүматларга караганда, республикада туклану продуктларының минималь җыелмасы бәясе 2032 сум тәшкил итә. Бу, узган елның декабренә караганда, якынча 15 процентка артык. Профсоюзлар лидеры белдергәнчә, түбән параметрлар бездәге куллану кәрзине Идел буенда иң арзанлысы дип шатланырга сәбәп бирми әле. Куллануның түбән нормасы реаль куллану кәрзинен чагылдырмый, дип исәпли ул.
Хезмәтне саклауга килгәндә, Татьяна Водопьянова лаеклы эш шартлары тудыру өчен, хезмәт урыннарын аттестацияләүнең мөһим роль уйнавын ассызыклый. “Катлаулы шартларда үткән 2009 елда производствода төшү күзәтелде. Шул сәбәпле, кайдадыр хезмәткәрләр мәҗбүри ялга җибәрелде, кайдадыр кыскартылган эш режимы кертелде. Шуңа да карамастан, эш урыннарын аттестацияләү иң актуаль мәсьәләләрнең берсе булып кала”, -ди ул. Татьяна Водопьянова белдергәнчә, сәнәгать тармагында эш урыннарын аттестацияләү күрсәткече 50 проценттан артык булса, бюджет тармагында ул 7-30 процент тирәсе генә. Шуны күздә тотып профсоюзлар лидеры республика Хөкүмәтенә бюджет кысаларында бутармакта аттестация уздыру мөмкинлеген карау тәкъдимен кертте.
Быел көн кадагында торган социаль проблемаларның тагын берсе- шифаханә-курортларда, лагерьларда савыктыруны оештыру белән бәйле. Агымдагы елда аны финанслау системасының үзгәрүе сәбәпле, нәтиҗәләрне канәгатьләнерлек дип булмый. Билгеле булганча, эшләүче гражданнарга шифаханә-курортларда дәвалану өчен бирелә торган, шулай ук балаларның җәйге савыктыру лагерьларына юлламаларның бәясен Социаль иминият фонды бюджетыннан финанслау быелдан бетерелде. Бу җаваплылык тулысынча төбәк казналары җилкәсенә салынды. Шул ук вакытта дәүләт гарантияләре турындагы республика программасында эшләүче гражданнарның шифаханә-курортларда дәвалануын дәвам итү өчен финанслар күләме 2 тапкырга киметелгән. “Балаларны савыктыруга килгәндә, мөмкинлекләр була торып, савыктыру шартларын минимальләштерергә мәҗбүр булдык”, -ди Татьяна Водопьянова. Аның белдерүенчә, алга таба бу эшне тиешенчә алып бару өчен, республикада балаларны савыктыру һәм эшләүче гражданнарны дәвалауны шифаханә-курортларда дәвам итүне күздә тоткан лаеклы программа булдыру зарур.
ТР профсоюзлар федерациясе рәисенең фикерләрен тармак профсоюзлары лидерлары тулыландырды. Сәламәтлек саклау хезмәткәрләре һөнәри берлеге вәкиле тармакта уртача хезмәт хакы күләме 11 мең сум исәпләнелсә дә, аның чынлыкта моннан азрак булуын, аңа ирешер өчен дә медицина хезмәткәрләренең өстәмә ставка алырга, төнге кизү торуларны арттырыга мәҗбүр булуын атады. Аның белдерүенчә, бүген квалификация күтәрү өчен белгечкә матди этәргеч юк. Хезмәт хакын тармактагы эчке ресурс белән генә арттырып булмаячак Тармактагылар хезмәткә түләүнең яңа системасы керүгә зур өметләр баглый. “Кадрлар булмаса, заманча җиһазлар гади металл өеменә әйләнеп калачак”, -ди ул. Шулай ук медицина учреждениеләрендә авыруларны дәвалау өчен исәпләнгән урыннарның кыскартылуы да борчу тудыра. Текстиль сәнәгате профсоюзлары вәкилләре дә коммуналь хезмәтләргә тарифларның үсүе фонында хезмәт хакының аз булуына зарланды. Текстиль сәнәгатендәге уртача хезмәт хакы эшкәртү сәнәгатендәге уртача эш хакыннан шактый калыша. Алар фикеренчә, контрафакт продукциянең базарларны яулавы җиңел сәнәгать үсешенә төп киртә тудыра. Профсоюз вәкилләре бу төр продукциягә каршы көрәшүче республика ведомствоара комиссиясеннән тагын да нәтиҗәлерәк эш таләп итә.
Биектау һәм Арча районнарындагы агросәнәгать тармагы хезмәтчәннәре профсоюзлары лидерлары авыл хуҗалыгы җирләрен һәм хуҗалыкларны инвестор кулына биргәндә, анда эшләүчеләрнең теләкләре исәпкә алынмавына, профсоюзлар фикерен тыңламауларына дәгъва белдерде. Очрашуда катнашкан ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Минсәгыйрь Нуретдинов мондый очракларның барысы да коллектив җыелышларда хәл ителә дип акланырга тырышса да, Премьер-министр Илдар Халиков аның белән килешеп бетмәде. Ул Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына бу мәсьәләне хәл итүдә актив катнашырга чакырды. Чөнки бу агросәнәгатьтә эшләүчеләргә хезмәт хакы түләү, аларны социаль яклау мәсьәләләре белән тыгыз бәйле.
Профсоюзлар активы ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Минсәгыйрь Нуретдинов чыгышларыннан киләсе елга социаль-икътисади фаразлар, хезмәт базарындагы һәм агросәнәгать тармагындагы вәзгыять хакында мәгълүмат алды.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot