news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Премьер-министр Алексей Песошин районнар белән видеоконференция режимында киңәшмә уздырды

Татарстанда 1 миллион 487,8 мең квадрат метр мәйданда торак тапшырылган.

(Казан, 2 сентябрь, "Татар-информ"). 2017 елның 31 августына алынган мәгълүматларга караганда,Татарстанда 1 миллион 487,8 мең квадрат метр мәйданда торак тапшырылган. Бу  - планның 61,9 процентын тәшкил итә, дип хәбәр итте бүген Хөкүмәт Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин. Барлык районнар белән видеоконференция режимында үткән киңәшмәне республика Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде, дип хәбәр итә Татарстан Президенты матбугат хезмәте.

Социаль ипотека программасы буенча төзелә торган 105 йортның 77се  - әзерлекнең югары дәрәҗәсендә, уртача дәрәҗәдә - 21 объект, түбән дәрәҗәдә - 7 объект. Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды статистика органнарына 4 мең 612 фатирлы һәм 257,8 мең квадрат метр мәйданлы 106 йорт турында хисап тоткан.

1 сентябрьгә 105 торак бина республика милкенә сатып алынган һәм ятим балаларга махсуслаштырылган торак фондының найм шартнамәсе буенча бирелгән.

2017 елга бүлеп бирелгән бюджет акчалары чикләре буенча аерым категория гражданнарны торак белән тәэмин итү планлаштырылган. Анда 159 гаилә, ягъни 5 һәм аннан артык баласы булган 49 күп балалы гаилә, 61 яшь гаилә һәм 2015 – 2020 еллардагы "Торак" Федераль максатчан программасы кысаларында катнашкан 49 граждан керә. 1 сентябрьгә булган мәгълүматлар буенча, 50 күп балалы гаилә исеменә сертификат рәсмиләштерелгән, бүгенге көндә 24 документ гамәлгә ашырылган.

2017 елның 31 августына булган мәгълүматларга караганда, 31 авыл клубының 18 объектында эш дәвам итә, шул исәптән 5 объектта түбә ябу, 10 объектта – диварларны эшкәртү, тәрәзә-ишекләрне кую, инженер челтәрләрен урнаштыру, 3 объектта төзекләндерү эшләре алып барыла. Ә 13 объектта эшләр тәмамланган.

Ирек Фәйзуллин билгеләгәнчә, 2017 елда Казанда, Яр Чаллыда, Түбән Камада һәм Әлмәттә 74 амбулатор-хастаханә оешмаларында капиталь ремонт эшләре каралган. 31 августка булган мәгълүматларга караганда, 73 объектта эшләр бара.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100