news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Көнчыгыш Тимор Премьер-министры Татарстан казанышлары күргәзмәсе белән танышты

Премьер-министры Кай Рала Шанана Гужмао җитәкчелегендәге Көнчыгыш Тимор делегациясе бүген Казанның Уникаль осталык үзәгендә урнашкан Татарстан Республикасы казанышлары күргәзмәсен карады.

«Мин Казанга бик теләп килдем һәм бу сәфәр миндә тирән хис-тойгылар уятты. Ул шәһәр халкының энергиясен һәм профессиональлеген күрсәтте», - дип язган ул Уникаль осталык үзәгенең мактаулы кунаклар китабында.

Премьер-министр журналистлар белән әңгәмәсендә билгеләп үткәнчә, Казандагы саммит Көнчыгыш Тимор җитәкчелегенә Россия һәм аерым алганда РФ төбәкләре белән ничек хезмәттәшлек итәргә кирәклеген аңларга мөмкинлек бирәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot