Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Лаос премьеры Казанда Россиягә бүләк ителгән филләрне асрау шартлары белән танышты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Лаос Премьер-министры Сонсай Сипхандон Казан зооботаника бакчасында Россиягә бүләк ителгән филләрне асрау шартлары белән таныштылар. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте
Сәфәр барышында делегация фил утарын һәм филләр өчен әзерләнгән мәйданчыкларны карады. Сүз Лаос тарафыннан илләр арасында дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштыруның 65 еллыгы уңаеннан Россиягә тапшырылган ике ана фил турында бара. Хайваннарны Казанга узган атнада китерделәр, алар яңа шартларга инде җайлаша башлаган.
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте
Шулай ук Лаос Премьер-министры Татарстан Рәисенә филләрне рәсми рәсми тапшыру турында сертификат бирде. Моңа җавап итеп Рөстәм Миңнеханов Лаос Хөкүмәте башлыгына Татарстан Республикасы Рәисенең Рәхмәт хатын тапшырды.
Моннан тыш, кунаклар фил утарының кышкы вольерында булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз