Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кузбасс Диния нәзарәте вәкиленә махсус операциягә ярдәм иткән өчен Рәхмәт хаты тапшырылды
Кемерово өлкәсе мөфтие урынбасары, «Мөхәррәм» мәчете имам-хатыйбы Дамир хәзрәт Мамин Ленинск-Кузнецкий шәһәрендә узган «Без Россиядә тудык!» дип аталган тантаналы очрашуда катнашты. Бу хакта Россия мөселманнары Дини җыены Үзәкләштерелгән дини оешмасы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Иҗтимагый һәм дини оешма җитәкчеләре җыелган чарада кешеләрне берләштерә торган кыйммәтләр, шулай ук җәмгыятьтә тынычлык һәм татулыкны саклауның мөһимлеге турында мөһим сөйләшү булды.
Очрашу барышында Дамир хәзрәткә махсус хәрби операция үткәрү шартларында гуманитар ярдәм күрсәткәне өчен 11140нчы гаскәри часть командованиесе һәм шәхси составы исеменнән Рәхмәт хаты тапшырылды. Рәхмәт хатын Солдат аналары комитеты рәисе Ольга Мальцева тапшырды. «Әлеге Рәхмәт хаты шәхсән миңа гына түгел, — дип билгеләп үтте Дамир хәзрәт. - Бу - «Мөхәррәм» мәчетенә йөрүчеләр, волонтерлар һәм иганә ярдәме күрсәтүчеләрнең хезмәтен тану».
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз