news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан вәкилләре 9 Май алдыннан Мәскәүнең Александр бакчасында чәчәкләр салды

Татарстан вәкилләре 9 Май алдыннан Мәскәүнең Александр бакчасында чәчәкләр салды
Фото: Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте

Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгын бәйрәм итү алдыннан Мәскәүнең Александров бакчасындагы «Мәңгелек ут» мемориалына һәм маршал Георгий Жуков һәйкәленә чәчәкләр салды. Бу хакта Тулы вәкаләтле вәкиллекнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тантанада ТР премьер-министры урынбасары – Татарстанның Россиядәге тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, Чаллы мэры Наил Мәһдиев, Татарстанның Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов катнашты.

Чарага шулай ук Татарстанның Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршындагы Офицерлар клубы вәкилләре дә кушылды. Алар арасында Россия Герое исеменә лаек булган махсус хәрби операциядә катнашучылар да (Иван Жарский, Михаил Марцев, Сергей Хәйретдинов) бар иде.

Моннан тыш, тантанада Офицерлар клубы рәисе, генерал-полковник Валерий Баранов, Россия Геройлары Владимир Алимов, Марат Алыков, Рәфыйк Ихсанов, Венер Мөхәммәтгәрәев, Сергей Тулин, РФ Саклану министрлыгының Ресурслар белән тәэмин итү департаменты җитәкчесе, генерал-лейтенант Алексей Лемякин, Хәрби-һава көчләре командующие урынбасары, генерал-майор Нариман Тимергазин, генерал-майор Тимур Гәрәев, генерал-лейтенант Юрий Демидов, ике тапкыр Олимпия чемпионы, ЦСКА башлыгы урынбасары Светлана Ишморатова, РФ оборона идарәсе Илкүләм үзәге вәкиле, вице-адмирал Виктор Калганов, Россия Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутат Руслан Гаджиев һәм башкалар катнашты.

Алексей Лемякин Жуков һәйкәле янында махсус операциядә катнашучыларга ярдәм иткән өчен Саклану министрлыгы бүләкләрен тапшырды. Аларга Наил Мәһдиев, Рәмис Сафиуллов, Михаил Левашов һәм Антон Сучков лаек булды.

Күркәм гадәткә кергәнчә, акциягә Офицерлар клубы гына түгел, ә Татарстанның Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршында оештырылган башка клублар – Табиблар клубы, Мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре клубы вәкилләре, шулай ук Мәскәү татарлары автономиясе җитәкчелеге, Мәскәү төбәгенең төрле частьләрендә хезмәт итүче татарстанлылар да кушылды. Күпләр балалары һәм оныклары белән килгән иде, дип ачыклык керттеләр матбугат хезмәтендә.

Видео: Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot