news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан вәкилләре туган телләрне саклауда Якутия тәҗрибәсен өйрәнде

Татарстан вәкилләре туган телләрне саклауда Якутия тәҗрибәсен өйрәнде
Фото: Ил Тумэн Дәүләт Җыены матбугат хезмәте, Василий Кононов

Татарстан делегациясе туган телләрне саклау һәм үстерү өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу өчен Саха (Якутия) Республикасында булды. Сәфәр Якутиянең хакимият органнары, иҗтимагый оешмалар һәм фәнни бергәлек вәкилләре белән очрашуларны үз эченә алды.

Татарстан делегациясе составына Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, парламентның Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов, мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, ТР Дәүләт Советы депутаты, «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов һәм «Татарстан китап нәшрияты» җитәкчесе Рөстәм Галиуллин керде.

Якутия парламентында җәмәгать эшлеклеләре, депутатлар, галимнәр һәм гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре белән эшлекле очрашу узды. Очрашуда катнашучылар дәүләт һәм рәсми телләрне үстерү һәм саклау буенча төбәк программаларын гамәлгә ашыру турында фикер алышты. Төньяк-Көнчыгыш федераль университетының Төньяк-Көнчыгыш халыклары телләре һәм мәдәнияте институты директоры Гаврил Торотоев, Якутия мәгариф һәм фән министры Нюргуна Соколова, республиканың мәдәният һәм рухи үсеш министры Афанасий Ноев докладлар белән чыгыш ясады. «Саха тыла 400» иҗтимагый оешмасының эшчәнлеге уңай мисаллар сыйфатында күрсәтелде.

Марат Әхмәтов Якутиядә хакимият һәм җәмгыять арасындагы бәйләнешнең югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үтте һәм туган телләрне саклауны төбәкнең милли идеясе дип атады. Ул тугандаш республикалар арасында уртак эшне һәм тәҗрибә уртаклашуны дәвам итәргә кирәклеген искәртте.

Сәфәр кысаларында Татарстан делегациясе Якутскиның берничә мәгариф учреждениесендә, «Саха» Милли тапшырулар компаниясендә, М.К.Аммосов исемендәге Төньяк-Көнчыгыш федераль университетында булды һәм Якутия Язучылар берлеге вәкилләре белән очрашты.

Төбәкләр арасында хезмәттәшлек 2021 елда республика лидерлары Рөстәм Миңнеханов һәм Айсен Николаев имзалаган килешү нигезендә дәвам итә.

Искәртеп үтәбез, июнь аенда Якутиядә XXV Федераль Сабантуй узды. Анда Россиянең 29 төбәгеннән килгән 50 меңгә якын кеше катнашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot