news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан вәкилләре Бөтенроссия күзәтүчеләр конгрессында катнашты

Татарстан вәкилләре Бөтенроссия күзәтүчеләр конгрессында катнашты
Фото: ТР Үзәк сайлау комиссиясе матбугат хезмәте

Татарстан вәкилләре – иҗтимагый штаб җитәкчесе Тимур Какохо һәм иҗтимагый штаб әгъзасы Динара Кыямова – 7-8 ноябрьдә Мәскәүдә РФ Иҗтимагый палатасы мәйданчыгында узган Бөтенроссия күзәтүчеләр конгрессында катнашты. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чара Россиянең барлык төбәкләреннән 200дән артык иҗтимагый күзәтүчене берләштерде. Конгрессны Президент грантлары фонды ярдәмендә «Чиста сайлаулар өчен» корпусы, Бәйсез иҗтимагый мониторинг ассоциациясе һәм РФ Иҗтимагый палатасы оештырды.

Конгресс барышында чарада катнашучылар узган сайлау кампанияләренә йомгак ясады, күзәтүне оештыру алымнарын чагыштырды һәм иҗтимагый контроль институтын алга таба ничек үстерү турында фикер алышты. Эш пленар утырышлар һәм тематик эшче төркемнәр форматында оештырылды. Аларның бер өлеше күзәтү сыйфаты стандартына һәм иҗтимагый күзәтүнең медиа белән хезмәттәшлегенә багышланган иде.

Йомгаклау пленар сессиясендә конгресста катнашучылар узган сайлауларда нәкъ менә тоталь контроль һәм күзәтүнең закон бозуларга юл куймавына ышаныч белдерде. Тоталь контроль – бер тапкыр уздырыла торган акция түгел, ә җайга салынган система, дип билгеләп үтте РФ Иҗтимагый палатасы каршындагы тавыш бирүне иҗтимагый контрольдә тоту буенча Координация советы рәистәше, Бәйсез иҗтимагый мониторинг ассоциациясе башкарма директоры Алексей Песков.

Сүз күзәтүчеләрнең сайлау участокларындагы турыдан-туры эшчәнлеге, территориаль сайлау комиссияләрендә катнашуы, видеокүзәтү һәм иҗтимагый күзәтү үзәкләре эше турында бара.

Фото: ТР Үзәк сайлау комиссиясе матбугат хезмәте

news_right_1
news_right_2
news_bot