news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия мөселманнары Дини җыены вәкилләре Малайзиядә халыкара конференциядә катнашты

Россия мөселманнары Дини җыены вәкилләре Малайзиядә халыкара конференциядә катнашты
Фото: Россия мөселманнары Дини җыены Үзәкләштерелгән дини оешмасы матбугат хезмәте

Иркутск өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Фәрит хәзрәт Мингалиев җитәкчелегендәге делегация Малайзиядә узган «Ислам туризмы» халыкара ислам конференциясендә катнашты. Бу хакта Россия мөселманнары Дини җыены Үзәкләштерелгән дини оешмасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Сәфәр кысаларында Фәрит хәзрәт Малайзиянең федераль мөфтие Әхмәд Фәуваз белән очрашты. Очрашуда илләр арасында рухи һәм мәдәни багланышларны ныгыту, тәҗрибә уртаклашу һәм хәләл индустрияне үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Очрашу ахырында яклар мөселман оешмалары эшчәнлегенең төрле юнәлешләрендә алга таба да бергәләп эшләргә килеште.

news_right_1
news_right_2
news_bot