news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мьянма вәкиле: Татарстан белән хезмәттәшлеккә өметләнәбез

Бүген Мьянма Президентының махсус вәкиле Хау Кхан Сум җитәкчелегендәге делегация Казанның Уникаль осталык үзәгендә оештырылган Татарстан казанышлары күргәзмәсен карады.

«Татарстанның казанышлары, бигрәк тә ИТ-технологияләр һәм сәнәгать өлкәсендәгеләре, миндә соклану хисләре уятты», – дип белдерде ул журналистларга.

Шулай ук Казанда ЮНЕСКОның дүрт мәдәни мирас объекты булуы да анда зур тәэсир калдырган, бу башка илләрдән килгән кунакларны үзенә тартып тора.

«Без Россия һәм Татарстан белән хезмәттәшлеккә өметләнәбез. Бигрәк тә агрокультура, авыл хуҗалыгы һәм пилотсыз очкычлар җитештерү өлкәсендә. Без Россия белән хезмәттәшлектә потенциал күрәбез», – дип сүзен төгәлләде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot