Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Томск өлкәсендә булды
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Томск өлкәсенә булды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Томск өлкәсен Татар мәдәни үзәге дәүләт бюджет учреждениесендә Томск өлкәсе губернаторы урынбасары Наталия Киселева, Томск өлкәсенең мәдәният департаменты җитәкчесе Лариса Важова, Татар мәдәни үзәге директоры, Томск шәһәр Думасы депутаты Шамил Халитов, Томск шәһәре татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Наил Мәҗитов һ.б. катнашында очрашу булды.
Әңгәмә барышында ике субъект арасындагы үзара хезмәттәшлек, 2027 елда Томск өлкәсендә XXVII федераль Сабан туена әзерлек һәм аны уздыру мәсьәләләре каралды.
Сәфәр кысаларында төбәкара хезмәттәшлекне үстерү, татар иҗтимагый оешмаларына ярдәм итү турында сүз барды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз