news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Предприятиеләрдә товар һәм хезмәт күрсәтү сыйфатының әһәмиятен аңлау арта - Илдар Халиков

“Россия сыйфат системасы" коммерцияле булмаган автоном оешмасы белән Татарстан Хөкүмәте арасындагы үзара хезмәттәшлек буенча килешүгә кул куелды.

(Казан, 28 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан предприятиеләрендә товар һәм хезмәт күрсәтү сыйфатының мәгънәсен аңлау елдан-ел арта бара. Бу хакта Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков ТР Хөкүмәт йортында ТР Хөкүмәтенең “Сыйфат өчен” премияләре конкурсы лауреатларын бүләкләү тантанасында җиткерде.

Бүләкләү тантанасында ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, “Россия сыйфат системасы” оешмасы җитәкчесе Максим Протасов, республика бәйгесендә җиңүчеләр һәм дипломантлар катнаша.
«13 ел элек әлеге бәйгене үткәрү тәкъдиме белән ТР Премьер-министры, ә хәзер Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чыккан иде. Аның тәкъдиме кабул ителеп кенә калмыйча, "Россия сыйфат системасы" коммерцияле булмаган автоном оешмага әйләнде. Ул Россиядә дәүләт тарафыннан оештырылган беренче һәм бердәнбер сыйфат системасын билгеләүче оешма булып тора.


Илдә бишкырлы "Сыйфат билгесе" юкка чыкканнан соң, аны яңадан торгызырга тырыштылар. Әмма килеп чыкмады. Бары тик Россия сыйфат системасы гына бу тенденцияне үзгәртә алды”, дип билгеләп үтте ачылыш тантанасында Илдар Халиков.


Быел конкурска 64 оешмадан гариза бирелгән. Альберт Кәримов хәбдәр иткәнчә, Казан, Чаллы, Әлмәт, Яшел Үзән, Лениногорск оешмалары аеруча зур кызыксыну күрсәткән. Иң активлары машина төзелеше, нефть һәм химия өлкәсеннән, шулай ук медицина, төзелеш һәм мәгариф тармагыннан булган.
«Эшлекле хезмәттәшлек» номинациясе җиңүчеләре булып, Бөгелмә механика заводы, Шашин исемендәге «Татнефть» ГАҖ һәм «Казан вертолет заводы» ГАҖ ,«Татбурнефть» (Әлмәт), «Татнефтепром-Зюзеевнефть» (Нурлат), «Грань» ҖЧҖ (Казан), «Казан ярминкәсе» ААҖ, «Центр подготовки кадров – "Татнефть"» өстәмә һөнәри белем бирү мәгариф оешмасы (Әлмәт) танылган.



«Җитештерү системалары» номинациясендә премияләр «КАМАЗ» ГАҖ, «Татнефть-АЗС Үзәк» ҖЧҖ (Әлмәт) тапшырыла.
Финалга чыккан калган катнашучыларга дипломнар тапшырыла.


Бүләкләү тантанасы тәмамлангач, “Россия сыйфат системасы" коммерцияле булмаган автоном оешмасы белән Татарстан Хөкүмәте арасындагы үзара хезмәттәшлек буенча килешүгә кул куелды.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100