news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Предприятиеләр һәм оешмалар этил спиртын куллануда инструкциядән тайпыла

Агымдагы елның 9 ае эчендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре эшчәнлегендә этил спиртын файдаланган 31 оешманы тикшерде

(Казан, 12 октябрь, “Татар-информ”). Агымдагы елның 9 ае эчендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре этил спиртын алкоголь җитештерүдә түгел, башка максатларда файдаланган 31 оешманы тикшерде. Билгеле булганча, чиста спирт медицина, химия, азык-төлек сәнәгате өлкәләрендә дә киң кулланыла. Һәр предприятиедә, инструкциядә каралганча, этил спирты төгәл исәптә булырга тиеш. Дәүләт алкоголь инспекциясенең эксперт-технология бүлеге шушы тәртипнең үтәлешен контрольдә тота.

Тикшерү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, контрольгә алынган 31 предприятиедә дә этил спиртын кабул итү һәм җибәрү таләпләре бозылу очраклары ачыкланган. Шулай ук документлар тутырганда игътибарсызлык, спиртның составын, күләмен үлчәү өчен тиешле приборларның булмавы, спиртның үзенчәлекләрен искә алмыйча, сөт үлчәү җиһазлары һәм керосин салу өчен каралган тимер чүмечләр куллану очраклары теркәлгән.

Татарстанның дәүләт алкоголь инспекциясе үз эшчәнлеген башлаганнан, ягъни 2002 елдан бирле шундый 230 масштаблы тикшерү уздырган. Республиканың бары ике оешмасы- Чаллы катыргы-кәгазь комбинаты һәм “Хитон” җәмгыяте генә этил спиртын куллануда инструкциядән бер тапкыр да тайпылмаган, дип хәбәр итә Дәүләт алкоголь инспекциясенең матбугат хезмәте.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100