news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Предприятиеләр чистарту корылмаларын төзекләндерүнең әһәмиятен аңлый башлаган

"Юынтык су елгадан алына торган суга караганда чистарак булырга тиеш, шуңа күрә чистарту корылмаларының идеаль эшләве мөһим", - ди министр урынбасары.

Предприятиеләр чистарту корылмаларын төзекләндерүнең әһәмиятен аңлый башлаган
архив/Султан Исхаков

(Казан, 1 февраль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстан предприятиеләре чистарту корылмаларын төзекләндерүнең әһәмиятен аңлый башлаган. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә интервьюда Татарстанның экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары, ТР табигатьне саклау Баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров әйтте.

“Әйтергә кирәк, табигатьнең чисталыгын бозучылар үзләре дә гаебен аңлый. Узган 2018 елда предприятиеләр 132 млн нан артык суммага чаралар үткәрде. Каядыр фильтрлар, каядыр чистарту корылмалары куйдылар, каядыр карьерларга рекультивация үткәрделәр. Бүген ел саен 15-20 районда 15-20 чистарту корылмасы төзекләндерелә. Эш бара, ләкин әле башкарасы эшләр бихисап”, - диде министр урынбасары.

“Күпчелек районнарда чистарту корылмалары 80-90 елларда салынган. Алар хәзерге заман таләпләренә туры килми. Бүгенге көндә закон таләбе буенча, елгадан алына торган суга караганда, юынтык су чистарак булырга тиеш, шуңа күрә чистарту корылмалары идеаль эшләргә тиеш. Аларның хәзерге заман таләпләргә туры килә торган технологияләр нигезендә эшләнүе шарт”, - ди әңгәмәдәш.

Аның сүзләренчә, берничә ел дәвамында Питрәч районындагы суга пычрак агызган “Теплострой” оешмасы белән эш үткәрелә. “Без салган штрафларның нәтиҗәсе дә бар: бүген бу оешма чистарту корылмаларын реконструкцияләү белән шөгыльләнә”, - ди Фаяз Шакиров.

Шулай ук Биектауның Коркачык коммуналь челтәрләре оешмасын мисалга китерде. “Алар суга ташлана торган матдәләре тиешле микъдардан күбрәк булуы ачыклангач, план төзеп, узган елда чистарту корылмаларын төзекләндерделәр”, - дип белдерде.

Фаяз Шакиров кисәтү, профилактикага игътибар бирелүен әйтте. “Узган елда 3 меңгә якын искәртмә генә бирдек. Ниндидер предприятие ачып җибәрәләр икән, тиешле документлары, чистарту корылмалары булырга тиеш – без шул хакта исләренә төшерәбез”, - диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100