news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Праймеризда катнашучыларның өчтән бере – яшьләр

Дәүләт Думасы депутаты Игорь Сапко сүзләренчә, праймериз яшьләргә үзен күрсәтү, программасын дәлилләп сөйләү өчен яхшы мөмкинлек бирә.

Праймеризда катнашучыларның өчтән бере – яшьләр
Михаил Захаров

(Казан, 26 май, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда праймеризда катнашучыларның өчтән бере - яшьләр. Бу хакта РФ Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Советына сайлау кампаниясендә "Бердәм Россия" уполномоченные Игорь Сапко "Бердәм Россия” сәяси партиясенең Татарстан бүлеге матбугат үзәгендә әйтте.

"Бу - мөһим һәм яхшы күрсәткеч. Монда гамәлдәге депутатлар да, бюджет өлкәсе, кече һәм урта бизнес вәкилләре дә бар", - диде Игорь Сапко.

Аның фикеренчә, бүген праймеризда катнашу - быел 8 сентябрьдә узачак сайлауларда, һичшиксез, җиңү дигән сүз түгел. "Бу - яшьләргә үзләрен күрсәтү, программасын дәлилләп сөйләү өчен яхшы мөмкинлек. Бәлки, киләчәктә сәяси өлкәдә үзләрен нинди координаталар системасында күрергә теләве буенча өстәмә сораулар табу", - ди депутат.

Игорь Сапко киләсе елда республикада муниципаль сайлаулар узачагын искәртте. "Бу потенциаль кандидатларны сайлау өчен төбәк бүлеге өчен дә мөһим", - диде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100