news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Праймериз дебатларында халыкның яшәү дәрәҗәсе мәсьәләсе алгы планга чыккан

Виктор Сидоров укытучыларның проблемалары да күтәрелгәнен әйтте.

Праймериз дебатларында халыкның яшәү дәрәҗәсе мәсьәләсе алгы планга чыккан
Салават Камалетдинов

(Казан, 26 май, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Праймериз дебатларында, сайлаучылар белән очрашуларда алгы планга халыкның яшәү дәрәҗәсен арттыру мәсьәләсе чыккан. Бу хакта “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Татарстан бүлеге матбугат үзәгендә Казан федераль университетының политология кафедрасы доценты Виктор Сидоров әйтте.

"Социаль-икътисади үсеш проблемасы алга чыга. Дебатларда төрле өлкәләрдән экспертлар, белгечләр булуы яхшы иде - мәгариф, нефть сәнәгате тармагы вәкилләре, район башлыклары, эшмәкәрләр. Барысы да сүзне яшәү дәрәҗәсен күтәрү, хезмәт хакын арттыру, икътисадның реаль секторын үстерү турында башлады. Аннары һәркайсы үз идеяләрен тәкъдим итте", - диде Сидоров.

Аның сүзләренчә, теге яки бу өлкәдә ташламалы кредитлар, ниндидер өлкәдә бюрократияне бетерү, дәүләт идарәсе, дәүләт электрон документлар әйләнеше буенча кызыклы идеяләр күп яңгыраган. "Болар бөтенесе программага керәчәк. Ләкин төп фикер - социаль-икътисади үсеш һәм халыкның яшәү дәрәҗәсе", - диде ул.

Сидоров үзенең коллегалары да мәктәп белеме мәсьәләләрен күтәргәнен, Әниләр ассоциациясе ягыннан да фикерләр яңгыраганын әйтте. "Алар мәктәп проблемаларын күтәрде. Бездә укытучылар якланмаганын, фотография куйма, тегене-моны эшләмә, дип укытучыларга һөҗүм булганын әйттеләр. Сайлаучылар белән очрашуда укытучылар мине үзләре дә хуплады", - диде.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100