news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Православиелеләр Раштуа сочельнигын билгеләп үтә

Сочельник – Раштуа уразасының соңгы көне

(Казан, 6 гыйнвар, “Татар-информ”). Православиелеләр бүген Раштуа сочельнигын билгеләп үтә. Раштуа җитәрәк уздырыла торган бу чараны халыкта “коляды” дип тә йөртәләр. Русьта әлеге бәйрәмне аеруча яратканнар.

Сочельник – Раштуа уразасының соңгы көне. Традицион рәвештә, бу көнне бүрттерелгән бодай белән бал, җиләк-җимешләр генә ашарга яраган.

Calend.ru сайты язганча, Раштуа алдыннан көнчыгыш славяннар өстәлгә бер уч печән салган – бу Гайсә пәйгамбәр дөньяга килгән яслә истәлегенә шулай эшләнгән. Өстәлгә исә ак эскәтер ябылып, анда 12 төрле (Гайсә пәйгамбәр шәкертләре – апостоллар санынча) итсез, сөтсез тәгам куелган, 7 гыйнвар керү белән, өстәлгә итле ризыклар да чыгару рөхсәт ителгән.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100