news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Православие вәкилләренең мөселман имамнары кебек ГТО тапшыруы ниятләнми

Феофан атакай әйтүенчә, семинариягә күбесенчә армиядә хезмәт иткән кешеләр кабул ителә.

Православие вәкилләренең мөселман имамнары кебек ГТО тапшыруы ниятләнми
Александр Эшкинин

(Казан, 20 июнь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Православие вәкилләренең мөселман имамнары кебек ГТО тапшыруы планлаштырылмый. Бу хакта бүген Казанда футбол буенча Дөнья чемпионатының матбугат үзәгендә Татарстан һәм Казан митрополиты Феофан атакай әйтте. 

  • Кичә Татарстан Републикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин республика районнары имам-мөхтәсибләренең Чистайда ГТО нормаларын тапшырачагын әйткән иде.

Феофан атакай, православие вәкилләре дә бу акциягә кушылырга җыенмыймы, дигән сорауга җавап бирде. "ГТО нормалары гына түгел, без хәзер семинариягә эшкә алганда, армиядә хезмәт иткән кешеләргә өстенлек бирәбез. Армиядә инде ГТО турында сөйләү урынсыздыр. Безнең семинариядә яхшы спорт залы да бар. Анда хәзер реконструкция бара. Билгеле, һәрвакыт әзерлекле булу кирәк. Дин әһелләре өчен яхшы физик формада булу әйбәттер", - диде ул.

Митрополит фикеренчә, бу мәсьәләдә дә гармония булырга тиеш. "Әгәр рухани ГТОны яхшы тапшырып, бу өлкәдә яхшы белгеч булмаса, файдага булмаячак", - диде Феофан атакай.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100