news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Православие һәм мөселман вәкилләренең Дуслык аллеясы кайда буласы ачыкланды

Моңа кадәр аллея буласы ниятләнде, әмма кайдалыгы тәгаенләнмәгән иде

 (Казан, 6 сентябрь, “Татар-информ”). Казанның Урицкий паркында православие һәм мөселман вәкилләренең Дуслык аллеясы барлыкка киләчәк. Бу хактагы карар Казанда ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең һәм Казан епархиясенең яшьләр бүлекләре җитәкчеләре Айнур Әхмәтшин белән Артем Гаранин катнашлыгында узган киңәшмәдә кабул ителде.

“Татар-информ” алдан хәбәр иткәнчә, ике конфессия арасындагы дустанә мөнәсәбәтне ныгыту йөзеннән, бергә агачлар утырту акциясе оештырылачак. Инде аның урыны тәгаенләнгән. Шул рәвешле, Казанның Урицкий паркындагы Дуслык аллеясын 13 сентябрьдә сәгать кичке 6дан башлап утырту планлаштырыла, дип хәбәр итә Казан епархиясе матбугат хезмәте.

Шәһәрне яшелләндерү буенча уздырыла торган бердәм хезмәт яшьләрне берләштерер, яңа агачлар үсүе яшь казанлылар арасындагы мөнәсәбәтнең яңа этап символы булып торыр дип күзаллана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100