Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россия Хөкүмәте хәрбиләрнең балаларына түләү өчен 2,8 миллиард сум акча бүлеп бирде
Россия Хөкүмәте Саклану министрлыгына 2026 елда хәрбиләрнең балаларына айлык социаль түләүләргә 2,8 миллиард сум акча җибәрде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
Документта күрсәтелгәнчә, акчалар 2026 елга һәм 2027-2028 елларның план чорына бюджет турында федераль закон кысаларында бүлеп бирелә. Сүз 2 836 451,9 мең сум турында бара, ул Россия Президентының 2024 елның 26 декабрендәге 1110 номерлы указы белән каралган айлык түләүләрне финанслауга юнәлдереләчәк.
Түләүләр хәрбиләрнең аерым категорияләре балалары өчен каралган һәм 2026 ел дәвамында бүлеп бирелгән бюджет ассигнованиеләре хисабына башкарылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз