Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
2050 елга Россиядә транспортның яртысына якыны пилотсыз булачак
2050 елга Россиядә бөтен транспортның якынча 50 проценты пилотсыз булачак. Әлеге тармакка кураторлык итүче РФ вице-премьеры Андрей Никитин РИА Новости агентлыгына биргән интервьюсында шулай дип белдерде.
«2050 елга бөтен транспортның яртысына якыны пилотсыз булырга мөмкин», – дип ышаныч белдерде РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары.
Шул ук вакытта, фаразлардан күренгәнчә, 2028 ел ахырына ил юлларында меңгә якын пилотсыз йөк машинасы эшләячәк, дип ачыклык кертте ул. Бу автомобильдә йөк ташу күләменең якынча 0,3 процентын тәэмин итәчәк.
«2030 елга пилотсыз йөк машиналары паркы 4 меңнән артып китәчәк, ә 2035 елга 56 мең тирәсе тәшкил итәчәк», – дигән фаразлары белән уртаклашты вице-премьер.
Шуның белән бергә, ул пилотсыз йөк машиналарының юлларга күпләп чыгуы турыдан-туры норматив базага бәйле булуын әйтте. Ноябрьдә Хөкүмәт Дәүләт Думасына юлларда мондый транспортның йөрүен хокукый җайга салу турында закон проекты тапшырды. Никитин яңа законның якын киләчәктә кабул ителәчәгенә ышана.
2023 елның 14 июнендә Санкт-Петербургта тантаналы рәвештә М11 «Нева» юлының пилотсыз «КАМАЗ» йөк машиналары йөрү өчен билгеләнгән махсус участогы ачылды. Тантанада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз