news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

1 сентябрьдән хезмәткәрне ялдан чакырып алу кагыйдәләре үзгәрә

Россиядә 2026 елның 1 сентябреннән хезмәткәрне ялдан чакырып алуда яңа кагыйдәләр үз көченә керә. Атап әйткәндә, эш бирүчеләргә аерым очракларда зыянлы яки куркыныч шартларда эшләүче хезмәткәрләрне ялдан чакырып алу хокукы биреләчәк. Бу хакта ТАСС агентлыгына РФ Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе эксперты Татьяна Подольская хәбәр итте.

Бу бары тик гадәттән тыш хәлләргә – катастрофа яки җитештерүдәге аварияне булдырмауга яки аларның нәтиҗәләрен юкка чыгару, шулай ук табигый бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү кирәклегенә генә кагыла.

«Төп яңалык зыянлы һәм (яки) куркыныч шартларда эшләүче хезмәткәрләргә кагыла. 1 сентябрьдән хезмәткәрләрне ялдан чакырып алу мөмкин булачак, ләкин бары тик катгый билгеләнгән гадәттән тыш хәлләрдә генә. Закон нигезләрнең төгәл исемлеген билгели: катастрофаны яки җитештерүдәге аварияне булдырмау, шулай ук катастрофа, җитештерүдәге авария яки табигый бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү», – дип билгеләп үтте Подольская.

Эксперт искәрткәнчә, хезмәткәрне ялдан чакыру өчен аның хезмәт бурычларын исәпкә алып, нәкъ менә шул белгечнең турыдан-туры катнашуы кирәклеге расланырга тиеш. Гадәттән тыш хәл килеп чыгу факты гына җитми.

Шул ук вакытта, хезмәткәрнең язма ризалыгы элеккечә үк мәҗбүри булып кала. Ялдан чакырып алынган чордагы эш кимендә икеләтә күләмдә түләнергә тиеш.

Хезмәткәрнең отпускның файдаланылмаган өлешен агымдагы эш елы эчендә үзенә уңайлы вакытта алу яки аны киләсе эш елындагы ялга кушу мөмкинлеге бар.

Подольская сүзләренчә, яңа нормалар эш бирүчеләргә хезмәткәрләрне ялдан нигезсез чакырып алу мөмкинлеген бирми. Алар, хезмәт хокукларын һәм өстәмә гарантияләрне саклап калып, гадәттән тыш хәлләрдә кирәкле белгечләрне җәлеп итү механизмын булдыра.

news_right_1
news_right_2
news_bot