news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Прагадагы шартлауда 35 кеше яраланган

“Татар-информ” агентлыгына шул хакта шәрехләмәдә килеп иреште

(Казан, 29 апрель, “Татар-информ”). Бүген Чехия башкаласы Прага шәһәре үзәгендәге бинада көчле шартлау булды. Шартлау нәкъ халык күп йөри торган милли театр бинасы янында иде. Анда, шулай ук, туристлар күп йөри.

“Татар-информ” агентлыгына үз чыганагыннан килгән шәрехләмәдә, Прага мэры Богусла Свобода белдерүенчә, бу шартлау һич кенә дә теракт түгел , ә газ шартлаудан чыккан, диелә. Ул барлык коткаручыларга һәм яраланучыларга ярдәм күрсәтүчеләргә рәхмәтен җиткерде.

 Баштарак 50дән артык кеше яраланганы әйтелсә, нәтиҗәдә, 35 кеше төрле җәрәхәтләр алган булып чыкты. Алар арасында 6 чит ил студенты бар. Шуларның икесе - казакъ, Португалия, Словакия һәм Германия ватандашлары булуы расланган.

Шулай ук шарталудан Карлов университетына караган ике бинага, милли театрга, “Латерна магика” театрына һәм Чехия фәннәр академиясенә зур зыян килгән.
Хәзерге вакытта шартлау булган урында коткаручылар эшләрен дәвам итә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot