news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Познер Шәймиев турында: Үткен акыллы кеше

Телетапшырулар алып баручы фикеренчә, Мәскәү Татарстан Республикасы җитәкчелеген югары бәяли.

Познер Шәймиев турында: Үткен акыллы кеше
Ильнар Тухбатов/архив

(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ», Екатерина Ларионова). Телетапшырулар алып баручы һәм журналист Владимир Познер «Татмедиа» АҖ генераль директоры Андрей Кузьминга «Татар-информ» өчен биргән интервьюсында Татарстанның беренче Президенты һәм Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев белән аралашуы турында сөйләде.

«Якыннан димәсәм дә, әмма без аның белән аралаштык. Ул миңа кеше буларак бик ошады, зирәк, хәйләкәр, акыллы, юмор хисе белән һәм бик карусыз кеше. Ул миндә бик яхшы тәэсир калдырды», - диде Познер.

Познер Татарстанның хәзерге Президенты Рөстәм Миңнехановның шәхсән үзен белмәвен әйтте.

«Сезнең яңа президентыгызны бөтенләй белмим, шуңа күрә шәхси мөнәсәбәт буенча берни дә әйтә алмыйм. Тик Мәскәү татар җитәкчелеген югары бәяли, дигән хис туа. Моның нәрсәдән икәнлеге билгеле, чөнки монда уңышлар күп», - дип йомгаклады Познер.

Владимир Познер белән әңгәмәне sntat.ru сайтында укырга була. Видеоверсияне «Татар-информ»ның YouTube каналында карарга мөмкин булачак.

«Андрей Кузьмин белән галстуксыз интервью» программасында телевизион вариантын тамашачылар шимбә көнне 18.30 һәм якшәмбе көннәрендә 13.30 сәгатьтә карый алачаклар.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot