Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
“Позитивное кино vol.6” кыска метражлы фильмнар күрсәтү башлана
Программаның дәвамлылыгы 104 минут
(Казан, 3 июнь, “Татар-информ”). Иртәгә, 4 июнь көнне, Казанның “Мир” кинотеатрында “Позитивное кино vol.6” кыска метражлы фильмнар күрсәтү башлана.
“Позитив кино” проекты Дмитрий Куповыхның “Свободное кино” студиясе тарафыннан гамәлгә ашырыла.
6 ел дәвамында тәкъдим ителә торган программада тамашачыны җәлеп итә һәм кәеф күтәрә торган картиналар урын алган. “Позитивное кино vol.6”ның яңа программасында комедияләр һәм кыска метражлы лирик картиналарны күрергә мөмкин булачак. Аларның күбесен яшь режиссерлар төшергән.
Программаның дәвамлылыгы 104 минут, билет бәясе 200 сум диелә, “Татаркино” оешмасы матбугат хезмәте хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз