news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

POZIS, үз язмасын таратуда ярдәм иткән өчен, суыткыч бүләк итә

Ростех Дәүләт корпорациясенә керүче POZIS компаниясе ВКонтакте социаль челтәрендә бәйгеләр сериясен дәвам итә.

(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ»). «Репост ясаган өчен бүләкләр» бәйгесенең чираттагы җиңүчеләре билгеле булды. Анда социаль челтәрләрдән кулланучы биш меңнән артык кеше катнашты. Алар арасында RK FNF-170 суыткычы һәм РБК-2 рециркуляторы уйнатылды.

«Репост ясаган өчен бүләкләр» конкурсы 2-22 октябрь көннәрендә узды. Бәйге нәтиҗәләре буенча ике җиңүченең исеме билгеле булды. Казаннан Эльмира Галимуллинага – суыткыч, ә Чабаксардан Наталья Цыбинага рециркулятор тапшырылды.

POZIS компаниясе җиңүчеләрне чын күңелдән котлый һәм чираттагы конкурсның Яңа ел алдыннан оештырылачагы хакында хәбәр итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100