news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“POZIS” мәктәп укучыларына җәйгә эш урыннары тәкъдим итәргә әзер

“POZIS” мәктәп укучыларына җәйгә эш урыннары тәкъдим итәргә әзер

(Яшел Үзән, 23 май, “Татар-информ”, Наталия Фролова). “POZIS” компаниясе Яшел Үзәннең 7 һәм 9нчы мәктәпләре китапханәләренә энциклопедик һәм матур әдәбият сатып алу өчен 13 һәм 15 мең сумлык акча сертификатлары тапшырган.

Бүләкләр шәһәрнең барлык мәктәпләрендә белем бирү кластерларын төзү кысаларында узган “POZIS” компаниясе җитәкчелеге белән мәктәпне тәмамлаучылар очрашуында тапшырылды. “POZIS” матбугат хезмәте җитәкчесе Людмила Кайль сүзләренә караганда, очрашуда егетләр һәм кызлар завод белән актив кызыксына. “Аларны “POZIS”та кирәкле белгечлекләр, хезмәт хакы күләме һәм карьера үсеше перспективалары кызыксындыра” , - дип билгеләп үтте ул.

Компаниянең генераль директоры Радик Хәсәнов сүзләренчә, карьера үсеше белгечнең үзенә бәйле: “Хәзер предприятиедә, әйтик, баш эретеп ябыштыручы итеп 27 яшьлек егет билгеләнде”.

Мәктәп укучыларының җәй көне “POZIS”та эшләү мөмкинлеге бармы дигән соравына уңай җавап алынды. Узган ел җәй заводта 400 яшүсмер эшләгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot