news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

POZIS Европага суыткыч җиһазлар сата башлады

Чит ил партнеры Россия предприятиесе белән хезмәттәшлекне киңәйтергә ниятли.

(Казан, 27 март, «Татар-информ»). Ростех Дәүләт корпорациясенең «Техмаш» концернына керүче POZIS («ПОЗиС» АҖ) Европага суыткыч җиһазлар сата башлады. Чит ил партнеры ике ел вакытка исәпләнгән килешү кысаларында Россия предприятиесе белән хезмәттәшлекне киңәйтергә ниятли.

POZIS суыткыч җиһазларының сынау партиясен Европага быелның март башында озаткан иде. Бүгенге көндә чит ил партнеры Россия предприятиесе белән хезмәттәшлекнең перспективасы бар икәнлеген раслады һәм техниканың чираттагы партиясенә заказ бирде.

POZIS суыткыч җиһазлар производствосын киңәйтә һәм 2025 елга кадәр кабул ителгән Ростех Дәүләт корпорациясе стратегиясе нигезендә яңа сату базарларын эзләү белән шөгыльләнә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100