news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ПОЗИС Бөекбританиягә патроннар жибәрә

ПОЗИС Бөекбританиягә патроннар жибәрә

(Яшел Үзән, 17 декабрь, «Татар–информ»). «Серго исемендәге завод» җитештерү берләшмәсе үзе чыгара торган спорт һәм ау патроннарына Бирмингем корал лабораториясе йомгакламасын алды. Берләшмәнең генераль директоры Радик Хәсәнов хәбәр итүенчә, бүген Бөекбританиягә 35 миллион спорт һәм ау патроннары җибәрүгә килешү төзелгән.

Татарстанда җитештерелгән патроннар Россия кулланучыларына гына түгел, чит илләрнекенә дә яхшы таныш. Бөекбритания белгечләре POZIS патроннарының баллистик характеристикаларының тотрыклылыгын, аларның чит ил базарларын яулап алу мөмкинлеген раслады. Хәзерге вакытта предприятиедә әлеге илгә ай саен патроннар җибәрү мәсьәләсе карала: 40 проценты – ау патроннары һәм 60 проценты – TRAP SPORTING спорт патроннары.

news_right_1
news_right_2
news_bot