Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда олы яшьтәге ир-ат мошенникларга 5 миллион сум акча биргән
Аферистлар Татарстанда яшәүче олы яшьтәге ир-атның 5 миллион сумга якын акчасын урлаган.
Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәр иткәнчә, Бөгелмә районында яшәүче 69 яшьлек ир-атка билгесез кешеләр шалтыраткан, аннары үзләрен банк һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләре дип таныштырганнар. Алга таба алар ир-атны активларыгызга арест салырга мөмкиннәр дип ышандырганнар һәм акчаны үзләренә тапшырырга тәкъдим иткәннәр.
4,95 миллион сум күләмендәге саклык акчасын (аның 1,95 миллион сумы автомобиль сатудан кергән) сер сүзне атаган курьер алып киткән. Берникадәр вакыт узгач, мошенниклар тагын 2,7 миллион сум күчерүне таләп иткән. Шуннан соң ир-ат алдануын аңлаган һәм туганына мөрәҗәгать иткән, ул полициягә гариза язган.
Хәзерге вакытта тикшерү бара. Мошенникларны эзлиләр.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз