news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда Шамил Басаев бандасында* катнашучыны тоткарлаганнар - видео

Татарстанда Шамил Басаев бандасы* әгъзасын тоткарлаганнар, аның видеосы «Татар-информ» агентлыгы карамагында бар. Әлеге ир-ат чечен кампаниясе барган вакытта Россия хәрбиләренә һөҗүм итүдә шикләнелә.

Элегрәк Башкортстанда, Ингушетиядә һәм Татарстанда Басаев бандасының өч әгъзасы кулга алынуы турында хәбәр ителгән иде. Тоткарланучыларның берсе 1999 елның 4 октябрендә Россия хәрбиләренә һөҗүм итүдә шикләнелә, ул вакытта 15 хәрби һәлак булган, 28е яраланган иде. Тагын икесе 2000 елның 29 мартында ОМОН отрядына һәм хәрбиләргә һөҗүм итүдә шикләнелә. Ул чакта 43 кеше һәлак булды, тагын 102се зыян күрде.

Кулга алынганнарның барысы да сак астында. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә.

*террорчылар һәм экстремистлар исемлегенә кертелгән

news_right_1
news_right_2
news_bot