news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә пенсия яшен арттырырга җыенмыйлар

Россиядә пенсия яшен арттырырга җыенмыйлар
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Россиядә 2028 елга кадәр дә, аннан соң да пенсия яшен арттыру планлаштырылмый. РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында Дәүләт Думасының икътисади сәясәт комитеты рәисе урынбасары Михаил Делягинның соравына шулай дип җавап бирделәр. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

Министрлыкта аңлатуларынча, мөрәҗәгать Россия Федерациясе Финанс министрлыгы белән берлектә каралган. Мөрәҗәгатьне карау нәтиҗәләре буенча якындагы елларда да, 2028 елдан соң да пенсия яшен арттыру нияте дә, планы да булмау турында хәбәр иттеләр.

Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында шулай ук хәзерге вакытта пенсиягә чыгу яше белән бәйле башка параметрлар хакында фикер алышулар үткәрелми дип белдерделәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot