news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Посылкалардан кыйммәтле электроника урлаган өчен почта үзәге хезмәткәрләре тоткарланган

Полицейскийлар ачыклаганча, почта үзәге хезмәткәрләре мобиль телефоннар һәм аларның аксессуарларын урлаган.

(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда полицейскийлар посылкалардан кыйммәтле электроника урлаган өчен почта үзәге хезмәткәрләрен тоткарлаган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат үзәгеннән хәбәр иттеләр.

«ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы тору идарәсе хезмәткәрләре, «Россия почтасы» иминлек хезмәте белән берлектә, Магистраль сортларга аеру үзәгенең җиде хезмәткәрен тоткарлаган. Алар посылкалардан кыйммәтле әйберләр урлауда шикләнелә», - дип хәбәр иттеләр министрлыкның матбугат хезмәтеннән.

Полицейскийлар ачыклаганча, Казанның почта үзәге хезмәткәрләре почта поезды формалаштырылган вакытта посылкалардан кыйммәтле әйберләр чәлдергән. Алар, нигездә, мобиль телефоннар, аларның аксессуарларын һ.б. электроника урлаган.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot