Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Аргентина илчесе быел Казанга килергә җыена
Аргентинаның Россиядәге илчесе Энрике Игнасио Феррер Виейра быел Казанга килергә җыена. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Татарстанның Мәскәүдәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә хәбәр иттеләр.
Кичә дипломат Татарстанның Мәскәүдәге тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин белән очрашты. Илче Казан һәм тулаем алганда Татарстан турында күп ишетүен билгеләп үтте.
«Мин Татарстан, Казан турында күп ишеттем. Республикагыз турында бары тик уңай фикерләр генә ишетәм», – диде илче.
Ул республиканың рәсми һәм эшлекле даирәләре вәкилләре белән, иң беренче чиратта, авыл хуҗалыгы, энергетика сәнәгате һәм файдалы казылмалар чыгару өлкәсендә тыгыз элемтәләр урнаштыруга карата аерым кызыксыну белдерде.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз