news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әфганстанның Россиядәге илчесе Татарстан белән Әмирлек арасында ышаныч югары булуын әйтте

Әфганстанның Россиядәге илчесе Татарстан белән Әмирлек арасында ышаныч югары булуын әйтте
Фото: rais.tatarstan.ru

Күптән түгел Россия Президенты Владимир Путинга ышаныч грамоталары тапшырган Әфганстанның Россия Федерациясендәге илчесе Гүл Хәсән «Татар-информ» агентлыгының Әфганстан белән Татарстан арасындагы мөнәсәбәтләрне алга таба үстерү турындагы соравына җавап бирде.

«Әфганстан Ислам Әмирлеге һәм Татарстан Республикасы уртак дини, мәдәни һәм башка кыйммәтләргә ия, алар төрле өлкәләрдә хезмәттәшлек урнаштыру һәм аны киңәйтүгә ярдәм итә ала. Татарстан Республикасы Әфганстан белән сәнәгать төзелеше, сәүдә һәм транспорт өлкәсендә хезмәттәшлек итә алыр иде. Әфганстан, үз чиратында, Татарстанга югары дәрәҗәдә ышаныч күрсәтә. Без Төркмәнбашы порты аша Россия һәм бигрәк тә Татарстан товарларын Әфганстанга сату, шулай ук Әфганстанда җитештерелгән продукцияне Татарстанга һәм Россиянең башка төбәкләренә экспортлау җайга салыныр дип өметләнәбез», – дип искәртте илче.

news_right_1
news_right_2
news_bot